Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр сезоны ачылды

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Шимбә көнне Татарстанда  гадәттәге   авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны  ачылды. «Казан” агросәнәгать  паркындагы мәйданчыкта узган ярминкәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Татарстан Республикасы Президенты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов йөрде. Алар сәүдә  рәтләрен карап чыктылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар. Рөстәм Миңнеханов шулай ук алып килгән  товарларны бәясе һәм  ассортименты белән дә кызыксынды, аларның сыйфатын бәяләде.

Ярминкә  мәйданчыгына үз продукциясен Нурла, Саба, Балтач һәм   Мамадыш  районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, шулай ук республика агросәнәгать  комплексының эре оешмалары үз продукциясен  алып  килгән иде.

Товарлар күп төрле иде, мәс., яшелчәләр, ит, балык, казылык әйберләре, сырлар, он, макарон әйберләре, ярмалар, бал, май,йомырка, сөт продуктлары һәм башка  продукция. Итне  280 сумнан алырга мөмкин иде, суган, чөгендер, ташкабак –    килограммы 15 сум, кишер –  16 сум, сарымсак –  180 сум, бәрәңге һәм кәбестә –  12 сум, алма –   40 сум, борчак –  10 сум, сөт – литры  28 сум, бал –   килограммы 350 сум.

Х.Ямашев урамы  буенча “Бәхетле”     кибете каршындагы мәйданчыкта Кайбыч  муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз әйберләрен саттылар. Алар 2,5 тонна үлчәүле сөт,  кәбестә, чөгендер, кишер, бодай, арпа, солы һәм башка продукция алып килгәннәр.  25 автомашина продукция килгән.

Бөгелмә сөт заводы вәкилләре беренче мәртәбә ярминкәгә килгәннәр. Алар сатуга югары һәм беренче чортлы карабодай, йомшак һәм каты сырлар, сөт, сөт  продукциясе алып килгәннәр.  «Бөгелмә сөт комбинаты продукциягә терлек мае кушмый, бездә барысы да чын һәм  сыйфатлы продуктлар”, - диде БСК (БМК) вәкиле Алмаз Нуретдинов.

Көзге ярминкәләр Казанда ун сәүдә һәм җиде чатыр мәйданчыгында оештырылган,  Чаллыда – өч мәйданчыкта.   Авыл хуҗалыгы продукциясен сату тагын Татарстан Республикасы  Зеленодольск муниципаль районының   Октябрьский поселогында «Яңа Тура» технополисы  территориясендә оештырылган.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбәдә бу елның  29 декабренә кадәр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International