Инвесторларның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2018 елның 7 аенда 418,7 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 103%), 78,7 мең тоннаа терлек ите җитештерелгән (105%), шул исәптән эре мөгезле терлекләрнеке – 30,7 мең тонна (104%).
Чистай муниципаль районында урып-җыю эшләре ахырына якынлашып килә. Оператив белешмәләр буенча, 27 августка районда 41,9 мең га мәйданда (80 процент диярлек) 95,8 мең тонна ашлык җыелган.
Урып-җыю кампаниясенең барышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Республиканың агросәнәгать комплексы ветераннары урып-җыю кампанясеннән читтә калмаска тырышалар. Иҗтимагый комиссия составында: ветераннар-тәҗрибәле җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре – башкарыла торган урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү максатында хуҗалыклар кырларына чыгалар.
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә уртача уңыш 420 ц/га тәшкил итә.
Тукай муниципаль районында «Миңнеханов” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып сабан бодаен урып-җыюга керештеләр. 250 гектар сабан бодае мәйданының 150 гектары суктырылган. Уртача уңыш – бер гектардан 35 центнер.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда 2610,8 мең тонна ашлык суктырылды, шул исәптән 1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Кукмара аграр көллиятендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та булды.
2018 елның 21 августыннан 24 августына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә «Агрорусь - 2018» 27 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза, ул АПКның кече һәм урта хуҗалыклары мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, шулай ук тармак үсеше һәм аның перспективалары турында фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу өчен Россиянең күләмле мәйданчыкларының берсе.