Үзебезнең шәрабларны таныту буенча Россиядә беренче мәртәбә акция үткәрелә

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Россия  сәүдә  челтәрләрендә  октябрь  азагында   үзебездә  җитештерелгән  шәрабларны  таныту  буенча  беренче мәртәбә  «Россия  шәраблары көне»   акциясе  узачак.  Ул  барган  чорда  сәүдә челтәрләрендә     дегустацияләр, продукцияне сайлау  буенча  консультацияләр була,  кайбер  шәрабларга  ташламалар  ясалачак.  

Россия Федерациясе  Сәнәгать  һәм сәүдә  министрлыгы һәм Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  оештырыла  торган бу   программаның  максаты    – үзебезнең  виноградтан  җитештерелә  торган  шәрабларны  танытуны  арттыру. 

«Сатып  алучы  шәраб  сайлаганда, ни өчендер, үзебезнекеләрне читкә  кагып,     күбрәк  Франция   яисә    Италия  шәрабларын  сатып алырга  тырыша.   Бүген  шундый  төп   стереотип яши – Россия  шәраблары  Европаныкыннан  начаррак.  Ә чынлыкта  исә  үзебезнең   продукция  көнбатыш  аналогларынннан  берни белән дә калышмый. Шуңа  күрә  безнең бурыч  -   сатып  алучыларны  Россия   шәраблары  белән таныштыру  һәм   аны  куллану   культурасын  үзгәртү», - диде  Россия Федерациясе  сәнәгать  һәм сәүдә  министры урынбасары  -  Статс-секретарь   Виктор Евтухов.

 Беренче   акциядә пыяла  шешәләрдә  географик урыны  лицензия  белән якланган  Россия  җитештерүчеләренең  шәраблары, шулай  ук   А. Саркисян  шәраб гидына  кергән  шәраблар  катнаша. Бу  акция  2018 елның     29 октябреннән  30 ноябренә кадәр барачак.  Алга  таба  аны  һәр елны  язын  һәм көзен  үткәрү  планлаштырыла.

 «Бу беренче  Россия  проекты, аның  кысаларында  Россия  шәраб җитештерүчеләре  үз шәрабларының  куллану  үзенчәлекләре турында  сөйли алалар,  ә  кулланучылар җитештерүчеләрнең  эшенә  бәя  бирә  алалар», - дип ассызыклады   Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары  Оксана Лут.

 «Россия  шәраб көннәре”  акциясенә  экспертлар меңләгән исемдә Россия  шәрабларын  сайлап  алдылар,  алар  барысы  да  шәраб җитештерелә торган  төбәкләрнең  терруарларында  үстерелгән  виноградтан  әзерләнгән шәраблар.  Акция  елга  ике  мәртәбә үткәреләчәк.  Әлеге  чара  кулланучыларда    кызыксыну  уятыр һәм  үзебезнең шәрабларны  танытырга  ярдәм  дип  ышанып  калам», -  диде  Россия Федерациясе  сәнәгать  һәм сәүдә  министры урынбасары Виктор Евтухов.

Алкогольне  чиктән тыш  куллану  сәламәтлеккә зарарлы. 

Артур Саркисян – Шәраблар  буенча  бәйсез  эксперт. Россиянең  атказанган сомельесы (РАС; МАС). «Россиянең Сомелье һәм  экспертлар  берлеген» гамәлгә куючыларның  берсе һәм аның  Башлыгы. Россиядә беренче  һәм бердәнбер  «Россия  шәраблары» авторлык  гиды» еллык проектының  авторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International