Сарман районы шикәр чөгендерен үстерү буенча алдынгыларның берсе. Быел районда әлеге культура 9269 гектарда чәчелгән – муниципаль районнар арасында шикәр чөгендере иң күп мәйданда чәчелгән район.
2018 елның 17 октябренә районда шикәр чөгендере җыелып беткән. Барысы 370760 тонна татлы тамыр җыелган, бер гектардан уртача уңыш 400 центнер тәшкил итә.
Шикәр чөгендере уңышы буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык - “Сарман” агрофирмасы” ҖЧҖ - 130800 тонна җыелган.
Бүгенге көнгә киләсе ел уңышы өчен дә нигез салынган. Кырларда туфрак тирәнтен эшкәртелгән, ашламалар кертелгән.
Шикәр чөгендерен җыюны шулай ук Аксубай (3060 га), Апас (3193 га) һәм Бөгелмә районнары төгәлләде.