«ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУдә умартачылыкны үстерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ базасында   умартачылыкны  үстерү мәсьәләләре буенча республика  семинар-киңәшмәсе  узды. Чарада  «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУнең  генераль директоры  Рәшит Сафиуллин, аның  беренче  урынбасары  Ринат Нәбиуллин,  муниципаль районнарның  һәм  идарәнең  аквакультура һәм умартачылык  буенча  белгечләре,  Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясенең  фәнни хезмәткәрләре  Аквакультура һәм умартачылык  катнашты.

Семинар-киңәшмәне «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры   Рәшит Сафиуллин ачты.  Ул Татарстанда  умартачылыкны  үстерү  перспективалары  турында  сөйләде. «Республикада  умартачылыкны  үстерү  өчен уңай  табигый һәм икътисадый   шартлар  җитәрлек,  Татарстан   табигый  баллы  авыл хуҗалыгы   болынлыклары бирә  торган азык базасына да  бай. Республика   умартачылык  динамикалы  үсә торган   төбәкләргә керә» - диде  ул.

Аннары  «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директорының  беренче  урынбасары   Ринат Нәбиуллин чыгышы яады. Ул  үз чыгышында  Татарстан  Республикасында  бал  кортлары  авырулары  буенча  эпизоотик  хәлнең торышы һәм республикада  умартачылык  продукциясен әзерләү  һәм сату  мәсьәләләренә  тукталды.  «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директорының  беренче  урынбасары   Ринат Нәбиуллин үз чыгышында  умарталар авыруларын  профилактикалау  һәм дәвалау, шулай  ук  умарталарны, умарта  аналарын, дару  препаратларын һ.б. продукцияне Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән     кайтарганда һәм сатканда була  торган  хокук бозулар  мәсьәләләренә тукталды.   

Бал  кортлары  авыруларын  профилактикалау  һәм дәвалау буенча   нәтиҗәле  яңа  дару    препаратлары  турында  Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясенең  Авыл хуҗалыгы  терлекләренең  генетикасы селекциясе кафедрасы  доценты   Алексей Муньков сөйләде.

«ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры   урынбасары  Фәрит Вәлиуллин  «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУда  хисаплылыкның  торышы  белән таныштырды.

Менделеевск  муниципаль  районының  умартачылык  буенча  белгече   Халит Кәримов  республика  шартларында  бал  кортларының  уртарус токымының  өстенлекләре һәм кимчелекләре  турында  сөйләде. 

Очрашу  азагында    Саба  муниципаль районының умартачылык  буенча  белгече  Фәнил  Сираҗиев, Балык  Бистәсе  муниципаль  районыннан Марсель Нуриев үз районнарында  умартачылыкны  үстерү  тәҗрибәсе  белән алмаштылар,  семинарда  катнашучыларның  күпсанлы  сорауларына  җаваплар  бирделәр.  Алар бал  кортларын  карау  буенча  умартачылыкның  үсешенә  йогынты  ясый  торган  көзге-кышкы  эшләрне вакытында  һәм сыйфатлы  башкару  зарурлыгына  басым  ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International