Кукмара районы Олыяз авылыннан Гөлчәчәк һәм Фәнис Әһлиуллиннар хуҗалыгында 60 баш сыер бар. Алар 2006 елда пай җирләре исәбенә КФХ төзиләр.
Фәнис Кукмара аграр көллиятен тәмамлаган, ә Гөлчәчәк – кооператив техникумын. Төрле урыннарда эшләп караганнан соң, үз эш башларга ният кылалар. «Башта үзебезнең биш сыерыбыз бар иде, аннары 2012 елда дәүләт программасы буенча ферма төзеп карарга булдык», - дип сөйләделәр хуҗалар. Һәм алар «40/60» программасы буенча 50 баш сыерга исәпләнгән корылма төзиләр, анда саву залы урнаштыралар. Вахитов ис. АХҖКыннан һәрберсе 105 мең сумнан нәселле 20 тана сатып алалар.
- Эш башлап җибәргәндә, әлбәттә, җиңел булмады. Таналар сатып алуга чыгымнар гына да ике миллион сумнан артыгракка төште. Безнең өчен бу бик зур акча иде. Хәзер инде аякта нык торабыз, эш тә җайланды. Элек кулдан эшли торган барлык эшләрне диярлек хәзер төрле җайланмаларга көйләдек. Сыерлар саны да 60 башка җиттте. Ана бозауларны тана итеп үстерәбез, ә үгезләрне - сату өчен. 200 гектар җиребез бар, аның 50 гектары Олыязда урнашкан, ә калганы – Каенлык, Чишмәбаш, Нормабаш авылларында. 40 гектарда бөртеклеләр үстерәбез, калганында күпьеллык үләннәр, катнаш азык, кукуруз үсә. Терлек астыннан алынган тиресне сөрүлек җирләргә кертәбез. Уңыш шулай яхшы була. Терлекләр өчен сенаж, силос әзерлибез. Моның өчен бер бер баз бар, калганын курганга салабыз. Быел кышка җитәрлек азык әзерләп куйдык инде, дип сөйләделәр алар.
Әһлиуллиннарның җир эшкәртү техникасы да, шулай ук хуҗалык өчен кирәкле башка техникалары да бар. “ДТ-75, ике МТЗ-82 тракторы, КамАЗ, ике комбайн – 100 гектар җиргә 700 ат көченнән артык техника туры килә”, - дип сөйләде Фәнис Әһлиуллин.
Яхшы продукция алу өчен он һәм сенаж гына җитмәгәнене аңлап эш итәләр Әһлиуллиннар. Шуңа күрә терлекләр рационын төрлеләндереп торалар. Мондый чыгымнар үзен аклый, диләр алар. Сыер абзарларын гел агартып, чистартып, дезинфикцияләп торалар. Җәен сыерларны җәйләүгә чыгаралар, кышын да саф һавага чыгарып йөртәләр.
Сыерларны көнгә ике мәртәбә савалар – иртән сәгать дүрттә һәм кичен сәгать дүрттә. Бу эшне Гөлчәчәк үзе башкара. Бүрт аппарат белән сәгать ярым вакыт китә. Бер сыер көнгә уртача 25-30 литр сөт бирә. Хуҗалыктан һәркөнне 800-1000 литр сөт озаталар. Сөтне суыту өчен фермада бер тонна сыйдырышлы суыткыч куелган.
Эшкә авылдашларын да чакыралар, мәсәлән, Илнар Шәфигуллин терлекләрне ашату һәм тирес чыгару белән булыша.
Әһлиуллиннар өч бала үстерәләр. Бөтен эшне бергәләп эшлибез, шулай хезмәткә өйрәнеп үсәләр, ди Гөлчәчәчк. Күп терлек тоту җиңел түгел, әлбәттә, әмма без ияләштек инде, кыенлыклардан курыкмыйбыз. Безнең тирәдә безнең өчен үрнәк булган “Урал” хуҗалыгы бар. Без аның җитәкчесе Газинур Хәбибрахмановны бик хөрмәт итәбез, ул – тәҗрибәле, оста җитәкче. Шуңа күрә чәчүне дә, уңыш җыюны да аның белән бер вакытта башкарырга тырышабыз, ди Фәнис.