Марат Әхмәтов Таҗикистан хезмәттәшләреннән терлекчелек һәм игенчелек тармакларындагы тәҗрибә белән танышты

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов Татарстан  Республикасы делегациясе  составында  Таҗикистан  Республикасына  эш сәфәре  барышында   Гиссар  шәһәрендә "Абдрауф Юсупов" ис.  терлекчелек  хуҗалыгында  булды,  биредә  ул  сөт  эшкәртү  ысуллары  белән  танышты.   

Шунда  ук    Гиссарда  Марат  2006  елда  төзелгән  "Таҗикистан бәйсезлегенең 15 еллыгы" ис. декхан (фермер) хуҗалыгында  булды.   Ул  монда  слива һәм алмагач  бакчаларын  карады һәм Таҗикистан коллегаларының  тәҗрибәсе  белән  танышты.  

 

 Белешмә  өчен:

 Гиссар  районы – Таҗикистанның  көнбатышында урнашкан   республика әһәмиятендәге  районнарның  берсе.   Ул  Кафирнаган һәм аның  кушылмасы  Ханки елгалары үзәнлеге  буйлап  көньяктан   төньякка  таба  тар  полоса  булып  сузылган.   Районда шулай  ук    Зур Гиссар  каналы урнашкан. Районның төньяк районын    Гиссар сырты  таулары  биләп  тора, көньягында - Гиссар үзәнлеге тигезлеге.    Административ үзәге  – борынгы   Гиссар шәһәрчеге.  Аңа   1932 елда  нигез салынган һәм  ул 1951 елга  кадәр    Сталинабад өлкәсенә  кергән.  Район  икътисадының  күпчелеген аграр  тармак  тәшкил  итә.    Тигезлектә  игенчелек  белән шөгыльләнәләр,  таулы  төбәкләрдә  - терлекчелек  белән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International