Чистайда игенчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча укулар узды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елның 19 мартында  Г.И. Усманов ис. «Чистай авыл  хуҗалыгы    техникумы»  урта  һөнәри белем  бирү  ДБМУ базасында  игенчелекнең  нәтиҗәлелеген  күтәрү  һәм  2019 елгы  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү  буенча  укулар  узды.   Чарада    районның авыл хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре,  хуҗалыклар  белгечләре,  фермерлар,  авыл  җирлекләре  башлыклары  катнашты.    

Укулар барышында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов кече  хуҗалыкларга  дәүләт ярдәме һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына грантлар бирү  турында  сөйләде.  

Шулай  ук  органик  игенчелек,  ресурсларны  саклый  торган   технологияләр,  нәтиҗәле авыл  хуҗалыгы предприятиесе  моделе,  эре  мөгезле  терлекләрне  тукландыруны  оештыру, рационнар  төзү һәм продуктивлылыкны  арттыру мәсьәләләре  дә каралды.  

Моннан  тыш,   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре туфрактан  тукландыру агрономиясен һәм  су  сыйфатын  бәяләү мәсьәләләрен  карадылар, карбамид-аммиак катнашмаларын һәм комплекслы  сыек минераль ашламалар  әзерләү өчен  төрле  модификацияләрнең эретмәләре  белән  таныштылар.   

 Министрлык  тарафыннан  фермерларны  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  укытуга  зур  игътибар бирелә.   Алган  белемнәр  хуҗалыклар  белгечләренә  булган  ресурслардан   тулысынча  файдаланырга   һәм  игенчелектә, авыл  хуҗалыгы  җитештерүендә  заманча  нәтиҗәле   ысуллар  кулланырга  ярдәм  итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International