2019 елның 24 апреленнән 26 апреленә кадәр Мәскәү шәһәрендә терлекчелек өлкәсендә I нче Бөтенроссия селекционерлар съезды узачак.
Бу чараны уздыру Россия Федерациясе терлекчелегендә селекция һәм нәсел эшен үстерүгә, генетик ресурслар буенча импортка бәйлелекне киметүгә, шулай ук илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Чарада Россия Федерациясе субъектлары идарә органнарының нәсел терлекчелеге мәсьәләләрен алып баручы вәкилләре, авыл хуҗалыгы хайваннарын ясалма орлыкландыру оешмаларының, төбәк мәгълүмат-селекция үзәкләренең, сервис оешмаларының, профильле фәнни учреждениеләрнең, шулай ук әйдәүче нәсел оешмаларының җитәкчеләре катнаша.
Терлекчелк өлкәсендә 1 нче Бө тенроссия селекционерлар съезды пр о граммасы