Марат Әхмәтов терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм республика кырларында үсемлекләрне яклау чараларын уздыру турында сөйләде

2019 елның 8 июне, шимбә

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортынад  узган  киңәшмәдә  терлек азыгы  әзерләүнең  барышы һәм республика кырларында  үсемлекләрне  яклау  чараларын уздыру  турында  сөйләде.  

 Барлык  муниципаль районнар   белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин үткәрде.

Министр хәбәр иткәнчә,  бу  көннәрдә  бөтен  районнарда  чәчүлекләрне  кабул  итәләр.     «Гомумән,  кырларның  торышы  начар  түгел, әмма  аларны  саклап  калу  өчен  чаралар  күрергә  кирәк.   Иртә  өлгерә  торган  сабан  культураларын    чүп  үләннәрдән арындырырга,  аларга  каршы  көрәш  чараларын  күрергә  кирәк», - диде ул.

Марат  Әхмәтов, күп  хуҗалыклар   бүген  үсемлекләрне яклау  чараларын  яфрактан  тукландыру  белән  бергә  башкаралар,  дип  ассызыклады: «Болай  эшләү  бик  нәтиҗәле һәм аны  барлык  хуҗалыкларда  да  шулай  эшләргә  кирәк».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  бүгенгә  барлык  районнар  диярлек  күпьеллык   үләннәрне чаптыруга  керештеләр,  диде.    Әлегә җеренче    10 мең тонна сенажа һәм 1 мең тонна печән  әзерләнгән.  Быел  барысы    500 мең  га мәйданда  азык  әзерләү  планлаштырыла. 

Узган  атнада  республиканың  барлык  азык  әзерләү  комплексын  кабул  итү буенча  комиссия  оештырылган  иде.   Техниканың  әзерлеген  тикшерү  белән бергә,   машина-трактор паркларының  һәм  азыксаклагычларның  торышы  да  тикшерелде.    Эшкә  700  заманча куәтле азык  җыю  комбайны һәм   430 үзйөрешле  чапкыч  җәлеп  ителәчәк.   Азыкларны  ташыганда,  йөк  техникасы  җитешмәсә,  шәхси  тракторларны  җәлеп  итәргә  киңәш  итте.  

«Әлбәттә, азыкны  әзерләү  генә  түгел,  аны  сыйфатлы  саклау  да  бик  мөһим.  Моның  өчен     сенаж  траншеялары  ремонтланган һәм  дезинфикцияләнгән  булырга  тиеш», - дип  искәртте  Марат  Әхмәтов.

Аның  әйтүенчә,  азык  үләннәренең  иң  туклыклы  вакыты  майның  соңгы  атнасына  туры  килгән.   Азык  һәркөнне  үзенең  кыйммәтен  югалта.   Район  башлыкларына һәм хуҗалыклар  җитәкчеләренә  мөрәҗәгать  итеп,    министр эшне тәүлек  буена  оештырырга  һәм күпьеллык   үләннәрне беренче чаптыруны  20  июньгә  төгәлләргә  кушты.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International