Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2019 елның 7 июне, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  һәм  шәхсән  үзем  барыгызны  да халкыбызның  милли  бәйрәме  - Сабантуй белән  котлыйм!  

Татар  халкы  өчен һәм  республикабызның  башка  халыклары  өчен  дә бу   көтеп  алына  торган  һәм иң  яраткан  бәйрәмнәрнең  берсе.  Күп  гасырлар  буена   сакланып һәм   буыннан-буынга  күчеп  килгән  күркәм  милли  традицияләрнең иң  яхшы сыйфатларын  -  хезмәт     уңышларына  ирешүне, дуслык  һәм  туганлыкны,    туган  телгә  һәм  мәдәнияткә  мәхәббәтне татар  халкы   «сабан  бәйрәмендә» бар  яктан  югары  дәрәҗәдә  күрсәтә. 

 Сабантуй  бәйрәмендә без,  беренче  чиратта, үзләренең  фидакарь  хезмәте  белән  мул  уңышка  нигез  салган  авыл  хуҗалыгы  алдынгыларын  котлыйбыз.     Татарстанның  иминлеген ныгытуга  һәм  аны  танытуга  шулай  ук  барлык  җитештерү  тармаклары  хезмәтчәннәренең, фәнни  һәм  иҗади зыялылар вәкилләренең ирешкән  казанышлары,  безнең  спортчыларыбызның  яулаган  җиңүләре  дә  зур  этәргеч  бирә.     

Сабантуйда  катнашучыларга  һәм аның  кунакларына,   мавыктыргыч  бәйгеләрдән  бетмәс-төкәнмәс  көч-куәт  һәм уңай  тәэсир  алып,   халкыбызның  гореф-гадәтләрен яңартып,  төрле   уен-ярышларда  катнашып,  күңелле  ял  итүләрен  телим.   Барыгызга  да  нык  сәламәтлек,  гаилә  бәхете  һәм  тормышыгызда  иминлек телим!    

М.Г. Әхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International