Министрлыкта АПК хезмәткәрләренә социаль ярдәм һәм аларның хокукый яклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 7 июне, җомга

6 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең Татарстан  республика оешмасы  Агросәнәгать хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең 100 еллык  юбилеена  багышланган  түгәрәк  өстәл  уздырды.   Анда  АПК хезмәткәрләренә  социаль ярдәм  һәм  аларны  хокукый яклауның     актуаль мәсьәләләре  буенча  фикер алыштылар.  

 Чарада Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең Татарстан  республика оешмасы    рәисе   Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков,    ФПРТ рәисе  урынбасары  Татьяна Васильева, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры,  эш  бирүчеләр  вәкиле   Наил Гобәйдуллин, фермерлар,  крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары ассоциациясе  рәисе  урынбасары    Зөфәр Баязитов, шулай  ук район һәм  башлангыч  һөнәр  берлекләре  оешмалары  рәисләре, яшьләр  советы  әгъзалары һәм  тармакның  һөнәр  берлеге  активы  катнашты.       

«2019 елда  Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең  үзенең  100 еллык  юбилеен  бәйрәм  итәчәк. Һичшиксез, безнең  барыбыз  өчен  дә  бик  әһәмиятле  вакыйга», - дип  билгеләп  үтте  Фәридә Гарифуллина, түгәрәк  өстәлне  ачып.   

Түшәрәк  өстәлнең  көн тәртибендә    социаль  партнерлык, АПК хезмәткәрләренең хезмәт хакын  арттыру,  аларны уңайлы  хезмәт  шартлары  белән  тәэмин  итү,  аларга  социаль-икътисадый   гарантияләр турындагы  мәсьәләләр  бар  иде. 

Фәридә Гарифуллина  Республика  һөнәр  берлеге  оешмасының  юбилейны  билгеле  бер  уңышлар  белән  каршылавы  турында  әйтте.   Төбәк  оешмалары  рейтингы  буенча  республика  оешмасы  Россия  Федерациясенең  82  төбәк  оешмасы  арасында  беренче  дүртлектә.   Оешма  эшчәнлеген  бәяләүдә  төп      критерий    –   социаль  партнерлык   принципларын    үстерү,     Тармак Килешүе  булу,   предприятиеләрдә  һәм оешмаларда  гамәлдәге  күмәк  шартнамәләрнең  хакы,    берлек һәм  финанс  эшчәнлеге.  Һичшиксез,  бу  безнең  күмәк  эш  нәтиҗәсе.     

Агымдагы  елның  маенда  2019 – 2021 елларга  чираттагы  Тармак  Килешүе  төзелде.   Тармак Килешүе  якларының  төп  максаты   – тармак хезмәткәрләренең   реаль керемнәрен  системалы  арттыру, авыл  хуҗалыгында   реаль  хезмәт  хакы  дәрәҗәсен  республика буенча  уртача  хезмәт  хакыннан  80%ка кадәр  җиткерү.  

Һөнәр берлеге  оешмасы  рәисе,   АПК тармакларында  хезмәт хакының  артуы  күзәтелә,  диде.  Росстат  белешмәләре  буенча,  авыл  хуҗалыгында  уртача  хезмәт хакы  бу  елның  1  апреленә    22 274 сум  тәшкил  итә.  бу  икътисад  буенча  хезмәт  хакыннан     62 % тәшкил  итә.  

Хезмәт хакы  проблемаларын  хәл  итү  максатларында,   Фәридә Гарифуллина,  предприятиеләргә  төрле  рәвешләрдә  ярдәм  күрсәткәндә  төп  критерий  буларак, хезмәтне саклау шартларының  һәм  хезмәт  хакын  түләүнең  торышын  исәпкә  алырга  тәкъдим  итте,  ә Россия  Федерациясе  һәм   Татарстан  Республикасы дәүләт  бүләкләренә  һәм мактаулы  исемнәренә     тәкъдим  ителүче оешмалар  җитәкчеләренең  кандидатураларын  караганда - социаль партнерлык  системасында  катнашуларын  исәпкә  алырга.

«Предприятиедә  һөнәр  берлегенең  булуы  – бу  гади  хезмәткәрләрнең генә  түгел,  ә эш  бирүчеләрнең  дә югары  дәрәҗәдә  аңлап  эш  итү  күрсәткече.   Соңгы  вакытта  күп кенә  эре  предприятиеләрнең эш  бирүчеләре  белән  уртак  тел  табуыбыз  сөендерә,  һәм без алар белән  бер  бәйгедә  булырга  тырышабыз.  Безнең  уртак  максатчан  эш  башкаруыбыз  нәтиҗәсендә     кабул  ителә  торган  күмәк  шартнамәләрнең сыйфаты  яхшыра,  аларны  үтәүгә  зур  игътибар  бирелә,      шуның  белән    нормаль җитештерүчәнлеккә  шартлар  тәэмин  ителә», - диде  Фәридә Гарифуллина.

Түгәрәк  өстәл  турыдан-туры  әңгәмә  форматында  узды.   Катнашучылар  шулай  ук  авылда  хатын-кызлар  хезмәте,  торак  белән  тәэмин  итү, пенсияләр  һәм өстәмәләр  билгеләү, НДСны  кайтару, һөнәри  белем  бирү мәсьәләләрен  дә  карадылар.  

Чара  азагында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков  Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең Татарстан  республика оешмасы    рәисе   Фәридә Гарифуллинага агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең хезмәт  һәм  социаль хокукларын  яклауда  зур  өлеш  керткән  өчен    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Рәхмәтен  һәм тармакның һөнәр  берлеге  активына Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Мактау  грамоталарын  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International