Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны 2020 елгы кыр эшләренә эзерләү өчен ремонт эшләре башкаруның барышы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан шәһәренең Вахитов районында Тинчурин урмындагы ярминкә мәйданчыгында булды. Вакыт бик иртә булуга да карамастан, мәйданчык гөжләп тора иде. Әтнә районыннан фермерлар алып килгән продукциянең ассортименты бик бай бай иде: биредә кулай бәяләрдән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, йомырка, бәрәңге, җиләк-җимеш, сыр, шикәр, он, ярмалар һәм башка төр продуктларны сатып алырга мөмкин.
Авылга эшкә килүче яшь белгечләр өчен 150 меңнән 300 мең сумга кадәр «подъемные» һәм беренче эш елы дәвамында төп хезмәт хакына хезмәт өчен минималь түләү күләмендә өстәмә түләү бирелә. Бу максатлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан агымдагы елга 70 млн сум каралган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде. Яшь фермерлар шулай ук үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларын алырга мөмкин, мәсәлән, бүген «Агростартап» конкурсы буенча сертификатлар тапшырылды. Яңа эш башлаучы 103 фермер быел ук үз проектларын гамәлгә ашыра алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын Фасттрек платформасы аша гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
Шимбә көнне, 9 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра. Ярминкәләрдә шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәп сатыла торган сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе сатып ала алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итә. Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурста катнашуга теләк белдергән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр күләмдә грантлар алдылар. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан булды (8 фермер), Азнакай һәм Тәтеш районнарыннан (6 шар фермер), Кукмара, Саба һәм Нурлат районнарыннан 5әр фермер җиңүче булды.
Республикада быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7%ка артыграк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең га яисә барлык мәйданның 99%ында җыелган. Җыелган уңыш 2 млн 774,4 мең тонна тәшкил итә, бу күрсәткеч узган ел 2 млн 131,7 мең тонна иде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Биектау районында “Элита” Баш нәсел предприятиесенең эшчәнлеге белән танышты. Министр белән бергә «Элита» Баш нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, шулай ук башка җаваплы затлар йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” конкурсына гаризалар алуны дәвам итә. Ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак.