Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Чирмешән районының Иске Котыш авылыннан Шохиннар гаиләсе. 2016 елда алар мини-фермалар төзү программасы буенча 200 мең сум күләмендә грант алдылар. 2019 елда үз акчаларына бозау абзары төзеделәр.
2 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов дуңгызчылыкның ярдәмче тармагын үстерү буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов Ютазы муниципаль районында яңа сыер абзарлары һәм катнаш азык цехын ачуда катнашты.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Фәридә Гарифуллина рәислегендә Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда һөнәр берлеге оешмасының 2019 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.
Узган ел «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмен алган 103 мөрәҗәгать итүче ит, сөт терлекчелегендә эшлиләр, яшелчәләр үстерәләр, товар балыгы үрчетәләр, ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шимбә көнне, 29 февральдә, республика халкына Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә махсус чатыр мәйданчыкларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булуы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанда “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” X Республика яшьләр форумына заявкалар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Форумның яңа сезонында иң яхшы проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча биреләчәк.