Республика хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыруга керешәләр. Районнарда гадәт буенча терлек азыгы җыю техникасы паркын һәм азык саклау урыннарын, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы чараларының, шулай ук түләү шартларының үтәлүен тикшерделәр.
Арча районының Урта Курса авылына керү юлында күпьеллык үләннәр чабылган кишәрлектә азык әзерләү техникасы тезелгән иде. «Курса МТСы» ҖЧҖ механизаторлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясенә яңа буяулары кояш нурларыннан ялтырап торучы үз тракторларын, комбайннарын һәм чапкычларын күрсәттеләр. Техниканың кайсысы күптән түгел генә сатып алынган, ә кайсыларының 20 елдан артык хезмәт итүен хәтта аерып та булмый. Ә хуҗалыкта төрлесе бар, һәм алар барысы да эшли.
Тикшерүдә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, АПКның инженер-техник бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, башка җаваплы затлар катнашты.
"Курса МТСы" ҖЧҖ - икътисадый яктан көчле хуҗалык. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруга да биредә, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып керешәләр.
- Кузаклыларны без чәчәккә бөреләнгән вакытта чаба башлыйбыз, аларда туклыклы матдәләрнең иң күп тупланган чоры була, - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов. - Өстәвенә, вакытында алынган беренче чабым җәй буена икенче һәм өченче чабымнар өлгерергә дә мөмкинлек бирә.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе фермаларында терлекләр аз түгел - 2007 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 500 сыер бар. Узган ел бер сыердан 7000 кг диярлек сөт савылган.
Хуҗалык стендына күрсәтү өчен куелган күпьеллык үләннәр кайбер кырларда аларның 30 сантиметрга кадәр үскән булуын күрсәтә, димәк, июньнең беренче ункөнлегендә беренче чаптыруны башлау вакытына ул менә дигән булып үсәчәк.
Яңа махсус эш киемнәре кигән механизаторларны карау үзе рәхәтлек бирә. Аларның күбесе тәҗрибәле, стажлы, крестьян хезмәтенең кадерен белүче хезмәткәрләр. Хуҗалыкта яшьләр дә аз түгел. Мәсәлән, Рәйхан Галимуллин быел кырга яңа үзйөрешле «Барс» сиптерү машинасы белән чыгачак, ә аның улы Илнур икенче ел инде куәтле Glaas тракторын йөртә.
Район башлыгы Илшат Нуриев, карап чыкканнан соң, хуҗалык хезмәткәрләренә «яшел уракка» әзерлекләре өчен рәхмәт белдерде, ә иң яхшы механизаторларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Ул көнне комиссия районда 8 хуҗалыкның терлек азыгын җыярга чыгуга әзерлеген тикшерде, ә агымдагы атнада мондый тикшереүне төгәлләде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Курса МТСы» ҖЧҖ, «Яңарыш» ҖЧҖ, «Северный» АХП иң яхшылар дип табылды.