Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әлмәт районына эш сәфәре белән килде. Район башлыгы Тимур Ногманов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев белән бергә ул берничә хуҗалыкта булды. Районның иң эре хуҗалыкларның берсе - Н.Е.Токарликов ис. авыл хуҗалыгы предприятиесенең күпьеллык үләннәр басуында терлек азыгы әзерләүнең барышы һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Сөйләшү барышында Марат Җәббаров район хуҗалыклары җитәкчеләренә азык культураларының продуктивлыгын арттыру өчен күпьеллык үләннәрне яңарту кирәклеге турында искәртте. “Бөтен республика буенча күпьеллык үләннәр җирләрен мөмкин кадәр күбрәк яңартырга һәм андый җирләрдән 4 елдан артык файдаланмаска кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Министр шулай ук техниканы тоту һәм аның өзлексез эшләвен тәэмин итү, орлык фондын яңарту һәм эретмә агрегатларын булдыру буенча аңлатмалар бирде. Ул Әлмәт аграрийларын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча төрле программаларда активрак катнашырга чакырды. “Барлык программалар да эшли, алардан файдаланырга кирәк, бер урында торырга ярамый, тырышып өйрәнергә һәм яңа технологияләр кертергә кирәк”, - дип киңәш итте вице-премьер.
Аннары авыл хуҗалыгы министры Н.Е.Токарликов ис. сөтчелек комплексында булды. Марат Җәббаров заманча һәм югары технологияле хуҗалыкның көндәлек эше белән танышты. Хуҗалык корпуслары, бозаулату бүлеге, сөт блогы каралды. Комплекста 1600 баштан артык эре мөгезле терлек бар, шул исәптән сыерлар - 800 баштан артык. Бер сыердан тәүлеклек савым 30 литр тәшкил итә.
Район башлыгы Тимур Ногманов белән бергә министр шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары үстерелә һәм сатыла торган «Җиләкле үзән» ендә һәм «Яшелчә үзәне»ндә булды, шулай ук «Авыл» кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Кооперативта бүгенге көндә 17 фермер уңышлы эш алып бара, алар быел 70 гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә планлаштыралар. Кооперативта, яшелчә культураларыннан тыш, 38 га мәйданда карлыган һәм кура җиләге үстерелә. Алга таба биредә сугарулы мәйданнарны киңәйтү һәм яшелчә эшкәртү өчен җайланмалар сатып алу планлаштырыла.
Министрга ачык грунтка төсле кәбестә утыртуны һәм теплицага спринклер су сибүне күрсәттеләр.
Аннары Марат Җәббаров сарыкчылык белән шөгыльләнүче фермер Алексей Заикин хуҗалыгында булды. Бүгенге көндә аның территориясендә сарыкчылык корпусы төзүнең 500 башка исәпләнгән беренче этабы төгәлләнгән инде. Аның икенче этабында 1000 башка исәпләнгән сарыкчылык абзары төзеләчәк, ә 2021 елдагы өченче этабында шулай ук 1000 башка исәпләнгән корпус булачак. Агымдагы елда Алексей Заикин яңа «Новоникольск» кооперативын ачты, ул ит чималын эшкәртү белән шөгыльләнәчәк.
Сәфәрнең соңгы пункты капиталь ремонттан соң яңартылган Әлмәт районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе булды. Биредә Марат Җәббаров ветеринария лабораториясе эше белән танышты.
Эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әлмәт районы аграрийлары эшенә уңай бәя бирде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр теләде.