Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Сәламәт булыйк» проекты кысаларында авыл хуҗалыгы тармагында сәламәтлекне сакларга ярдәм итә торган иң кызыклы проектлар турында сөйли.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авылда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирәләр. Атна саен без туган авылында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшләрен ачып, аякларында нык торучы һәм яраткан эше белән шөгыльләнүче кешеләр турында язабыз. Моның өчен республикада бөтен мөмкинлекләр бар.
«Хузангай» хуҗалыгы базасында «Чистай» халык предприятиесендә бөртеклеләрне урып-җыюда тәҗрибәле игенчеләр белән беррәттән яшь егетләр дә эшли. Алар арасында 18 яшьлек Ранил Сираҗетдинов та бар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 3 августына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул күрсәткеченнән 5% ка (2,4 мең тоннага) күбрәк.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районына эш сәфәре белән барды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Ютазы районы «Уңыш» ҖЧҖенең язгы арпа кырында булды.
Татарстанда икенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 10 августка республикада 506,3 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 34 %ын тәшкил итә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.
Бүген Татарстанның Биектау районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында 2021-2030 елларга сөт терлекчелеген үстерү концепциясенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, «Элита» баш нәсел предприятиесе АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, республиканың эре терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының районнардагы идарә башлыклары,шулай ук башка җаваплы затлар катнашты.