Марат Җәббаров Гилян (Иран) провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән очрашуда катнашты

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Ислам Республикасы Ираннның Гилян провинциясе губернаторы Арсалан Заре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.

Яклар алга таба сәүдә, агросәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Гилян провинциясе Иранда геоикътисадый яктан уңайлы урында урнашкан. Провинциядә авыл хуҗалыгы, сәнәгатьнең берничә төре алга киткән, шулай ук Каспий диңгезе ярында Иранның иң эре порты урнашкан.

Очрашу барышында Татарстан һәм Гилян провинциясенең авыл хуҗалыгын үстерү, Гилян провинциясеннән авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау, Татарстаннан хәләл продукция импортлау, Гилян провинциясе компанияләре тарафыннан Татарстанда теплица продукциясе җитештерү һәм балык үрчетү, сәүдә-икътисадый делегацияләр белән алмашу, сәүдә-сәнәгать палаталарының һәм сәнәгать зоналарының хезмәттәшлеге кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә алулары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашу эшлекле элемтәләргә яхшы этәргеч бирер дигән ышаныч белдерде.

Белешмә өчен:

Казанда Иранның Генераль консуллыгы эшли (2007 елдан бирле). Татарстан һәм Иран хөкүмәтләре арасында Сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә (1996 елдан бирле).

Казан һәм Тәбриз (Көнчыгыш Азәрбәйҗан провинциясе) - тугандаш шәһәрләр.

Татарстанның кайбер компанияләре төрле елларда Иранда проектларны гамәлгә ашырды(КАМАЗ, Татнефть, КВЗ буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International