«Татар Балы» республика исеменнән «Вкусы России» конкурсына тәкъдим ителде

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Вкусы России» беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим итте.

Натураль бал - ул чын табыш һәм витаминнар, алыштыргысыз аминокислоталар һәм минераллар чыганагы. «Татар Балы» Татарстанның барлык почмакларыннан җыела һәм тәмлелеге, кабатланмас хуш исе белән аерылып тора. Безнең максат - бу уникаль тәмне бөтен дөнья белән уртаклашу.

Кукмара районыннан кооператив рәисе, икенче буын умартачы Язил Муллахаҗиев туганнары һәм умартачы дуслары белән берлектә бергәләп эшләү өчен берләшергә ниятлиләр - шулай итеп “Татар Балы” җитештерү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы барлыкка килә. Яңа оешкан кооператив бал, перга, серкә, эшче кортлар, забрус җитештерә һәм сата. Кооператив әгъзаларының төп бурычы - Татарстан Республикасы территориясендә чимал буларак бал җыю. Умартачылык продуктлары сортларының төрлелегенә ирешү өчен кооперативның кайбер әгъзалары энтоморфиль культуралар кырларында күчмә эш алып баралар. Кояш баегач, бал кортлары умарта ояларына җыела һәм төнлә аларны баллы басуларга күчереп утырталар. Кояш уяна башлагач, оялардагы умарталар чыгып йөри торган тишекләрне ачалар, бал кортлары яңа урынга ияләшкәч, нектар җыю процессы башлана. Бал җыю тизлеге үсемлекләрнең чәчәк ату дәвамлылыгына, үсемлекнең баллылыгына һава торышына, якын тирәдә бал кортлары булуга бәйле. Умарталар 7 километр һәм аннан да күбрәк арага очарга мөмкин. Күчмә бал җыю белән кооперативның квалификацияле әгъзалары шөгыльләнә. Быел кооперативның барлык әгъзаларыннан 100 тоннага якын бал җыелган.

Бүген «Татар Балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча «Бәхетле» сәүдә челтәрендә, Татарстан Республикасының «Безнең Фермер» кибетләрендә, интернет-кибеттә бар.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган «Вкусы России» конкурсының төп максаты - агросәнәгать өлкәсендә кече һәм урта бизнес казанышларына игътибарны җәлеп итү һәм илнең авыл җирлекләре өчен яңа үсеш нокталары булдыруда ярдәм итү.

Гаризаны 9 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Алга таба, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International