ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

2010 елның 12 ноябрендә Мөслимдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе узачак. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаша.


10
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

Оператив белешмәләр буенча 2010 елның 9 ноябренә республикада 39,1 мең гектар шикәр чөгендере казып алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре гектарыннан 137 центнер уңыш җыйган.


28
гыйнвар, 2009 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов ТРның агросәнәгәть комлексы үсеше мәсәләсе буенча киңәшмә уздырды. Әлеге чара республиканың Тукай муниципаль районының администрациясендә үткәрелде.
2008-2009 елда орлык базарында дәүләт интервенцисе булып узганда “ММВБ-Поволжье” ябык акционерлык җәмгияте биржа сәүдәләренда катнашучылар өчен аккредитация үткәрә. Интервенция фондына орлык сатып алу процессын дәүләт исеменнән тиешле агент тормышка ашыра, әлеге агентка бу эшне Рәссәй авыл хуҗалыгы министрлыгы – ОАО “Азык-төлек базарын тәртипкә сала торган агентлык” тапшыра.

26
гыйнвар, 2009 ел
дүшәмбе
Ел азагында Мәскәү шәһәрендә “Российский союз сельской молодёжи» (РССМ) дип исемләнгән яшьләр конференциясе оештырылды. Шуны да әйтеп китергә кирәк, әлеге конференциядә татарстаннан да делигация катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International