13 - 15 сентябрьдә Кремль яр буенда, Игенчеләр Сарае янында “Көзге төсләр” фестивале уза. Казан халкы һәм кунаклары натураль продуктларны татып карый һәм чын фермер продуктлары сатып ала алалар. Килүчеләрне конкурслар һәм мастер-класслар, шәһәрнең популяр кавер-төркемнәре катнашында концерт программасы көтә, алар фермер продукциясен татып карый алалар һәм башка мавыктыргыч чаралар була.
Фестивальнең фудкортында ачык кухняда әзерләнгән натураль ризыкларны ашап карарга була, болар: грильдә пешерелгән яшелчәләр, шашлык, фермер казылыклары, крафт пилмәннәре, бургерлар, грильдә пешерелгән мәрмәр ит, чехларча пешерелгән камыр ризыклары һәм кытайча комаклар.
Ярминкәдә Идел буе җитештерүчеләренең натураль продуктлары: сырлар һәм сырдан десертлар, казылык әйберләре һәм ит деликатеслары, төрле баллар, үлән чәйләре, кедр майлары һәм чикләвекләр, ысланган җиләкләр, киптерелгән җиләк-җимеш сатылачак, Татарстан фермерлары үзләре дә булачак.
Биредә Татарстан фермеры тарафыннан француз рецептурасы буенча әзерләнә торган Камамбер һәм Бри сырларын ашап карарга һәм сатып алырга мөмкин булачак.
Фестивальнең программасы:
13 сентябрь (җомга)
15:00-18:00 - «Войс 116» студиясе чыгышы
18:00-19:00 – Балалар һәм олылар өчен музыка мәктәбе балалары чыгышы: «Музыка легко» (Музыка җиңел)
19:00-20:00 – «Apostezy» төркеме чыгышы
14 сентябрь (шимбә)
15:00-18:00 – «ПРОДВИЖЕНИЕ» иҗат студиясе чыгышы
18:00-19:00 – Музыкаль Өчлек (Трио) - «Белое солнце»
19:00-21:00 – Dj-сет
15 сентябрь (якшәмбе)
16:00-17:00 – «The last pain» рок-төркеме чыгышы
17:00-19:00 - «Минхаузен» кавер-төркеме чыгышы
19:00-20:00 - «ВИА ХИТ» кавер-төркеме чыгышы
Уздыру урыны: Кремль яр буеның үзәк аллеясы
Уздыру вакыты: 13-15 сентябрь, 13:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
Керү ирекле.