Мәгълүм булганча, быелгы урак бик авыр булды. Шуңа да карамастан, Тукай районы игенчеләре югары нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 175 мең тонна булды, бер гектардан уртача ашлык уңышы 40,4 центнер тәшкил итте. Бу республика буенча иң югары күрсәткеч.
30 сентябрьдә Балтач шәһәр тибындагы поселогында Арча, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләр җыела. Алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге җитештерелә торган продукцияне эре сәүдә челтәрләре аша сатуда ярдәм итү өчен эре ритейлерлар белән очрашу оештыра.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын агмәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгеләнде. Аны билгеләп куюны бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында бертавыштан хупладылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
Республика икътисадының әһәмиятле өлеше – агросәнәгать комплексы. Авыл һәрчак милләтнең нигезе булды. Шуңа республикада авылга кагылышлы күпсанлы дәүләт программалары тормышка ашырыла. Авылда теләгән һәр кешегә үз эшен ачу мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында сөйләде.
Узган атнада Казанның төрле уку йортларыннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнесларын башларга теләүче 60 студент Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә уку узды. Уку «2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче прграммасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров «Майский» теплица комбинатында булды.
"Хлеб, ты - мир" (“Икмәк, син – дөнья”) халыкара форумы кысаларында икмәк пешерү буенча ХХ Россия Кубогына йомгаклар ясалды, анда Россиянең 20 төбәгеннән 24 команда катнашты. Икмәк пешерүчеләрнең һәм кондитерларның һөнәри ярышларында Россия кулланучылар кооперациясе оешмаларыннан һәм кооператив белем бирү системасы буенча уку йортларыннан 7 команда катнашты.
9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстан Мәскәүдә тагын “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак. Республика үз стендында Татарстанда үстерелгән һәм җитештерелгән экологик чиста, натураль продукция күрсәтәчәк.