Бу атнада Арча районында 2019 ел йомгакларына һәм 2020 елга игенчелек тармагы бурычларына багышланган семинар-киңәшмә узды.
Чарада Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм идарә хезмәткәрләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Арча бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин, “Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов, Арча районы хуҗалыклары җитәкчеләре, хуҗалыкларның баш агрономнары, инженерлары, бухгалтерлары һәм икътисадчылары катнашты.
Рача районының баш агрономы Раил Шакирҗанов үсемлекчелек тармагының 2019 елгы эшенә йомгаклар ясады һәм һәр хуҗалыкның кимчелекләре, көчле һәм һәм җитешмәгән яклары җентекләп анализланды.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Арча бүлеге башлыгы Рүзәл Мортазин районның һәр хуҗалыгы буенча орлык фонды торышын анализлады.
Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан үсемлекчелек тармагының табышлылыгына, хуҗалыкларның техника белән тәэмин ителешенә анализ ясалды. Арча бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов 2019 елда техниканы теркәү һәм аңа тикшерү уздыру йомгаклары турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Ренат Гатиятов хуҗалыкларга 2020 ел өчен бурычлар куйды:
- бер гектарга 70 кг минераль ашламалар туплау өчен акча табарга;
- ел саен күбрәк элиталы, оригиналь орлыклар сатып алырга. Массакүләм репродукциле орлыкларны чәчүгә юл куймаска. Әкренләп элиталы һәм оригиналь орлыклар чәчүгә күчәргә;
- чәчелә торган орлыкларның 100%ын да тикшерергә, югары сыйфатлы орлыклар гына кулланырга;
- техниканы 2020 елгы язгы кыр эшләренә ремонтлауны һәм әзерләүне оештырырга (1 апрельгә әзерлек 100% булырга тиеш!);
- файдаланудагы барлык автомобильләргә, тракторларга һәм башка үзйөрешле техникага график буенча вакытында техник тикшерү уздырырга.