ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Казан дәүләт  аграр   университеты  эшчәнлеге  белән  танышты. Министрны   университет  ректоры  Айрат Вәлиев таныштырып  йөрде. 

9 ноябрьдә Казанда  «Минем авылым» фермер продукциясе  кибете  ачылды, анда  Татарстанда  җитештерелә  торган  күп төрле  продукция  сатып алырга  мөмкин.  

9 ноябрьдә Н.Э. Бауман ис. Казан  дәүләт  ветеринария  медицинасы    академиясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  Ачык ишекләр  көне  узды. Мәктәпләрнең чыгарылыш  сыйныф  укучыларының,  техникум  укучыларының һәм аларның  ата-аналарының  бу  көнне  югары  уку йорты  җитәкчелеге  белән  очрашу,  белгечләр  әзерләү  юнәлешләре, академиянең    факультетлары,   кафедралары белән  танышу  һәм  2020 елда югары  уку йортына  кабул  итү  үзенчәлекләре  белән  танышу  мөмкинлеге  булды.  


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  аларны  2020  елгы  кыр эшләренә  эзерләү  өчен  ремонт эшләре башкаруның  барышы  турында  сөйләде.  

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров   Казан  шәһәренең  Вахитов  районында Тинчурин урмындагы  ярминкә  мәйданчыгында булды.   Вакыт  бик  иртә  булуга  да  карамастан,  мәйданчык  гөжләп тора  иде.  Әтнә районыннан фермерлар  алып килгән  продукциянең ассортименты  бик  бай  бай иде: биредә  кулай  бәяләрдән   ит, балык, сөт, май,  бал,  казылык, йомырка,  бәрәңге,  җиләк-җимеш, сыр,  шикәр, он, ярмалар һәм башка  төр  продуктларны  сатып  алырга  мөмкин.           


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирелә.  Бу  максатлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  агымдагы  елга   70 млн сум  каралган. Бу  хакта    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов сөйләде. Яшь фермерлар  шулай  ук  үз бизнес-проектларын  гамәлгә ашыруга  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларын  алырга  мөмкин, мәсәлән,  бүген «Агростартап»   конкурсы буенча    сертификатлар  тапшырылды.  Яңа  эш  башлаучы  103  фермер быел  ук  үз  проектларын  гамәлгә ашыра  алалар.   

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров аграрийларга  дәүләт ярдәме  күрсәтү  чараларын Фасттрек платформасы  аша   гамәлгә ашыру  буенча   эшче  киңәшмә  уздырды.  

Шимбә көнне, 9 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәп  сатыла  торган  сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International