ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Агроиминләштерү – аграрийларның  финанс  тотрыклылыгын  тәэмин  итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан  Экспода Агросәнәгать форумы  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырыла  торган  түгәрәк  өстәл  нәкъ  менә  шул  темага  багышлана.    2019 елда  агроиминләштерүгә  йомгакларны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Илдус Габдрахманов ясый. Шулай  ук  чарада    НСА Президенты  Корней Биждов катнаша.

2019 елдан Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта  эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм  проекты  кысаларында яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү  буенча   «Агростартап» программасы  гамәлгә ашырыла  башлады.   2 млн сумнан  4 млн сумга кадәр грантларны республиканың барлык  районнарыннан 103 мөрәҗәгать  итүче  алды  инде.  

Республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Кооперативка керү фермерларга шактый өстенлекләр бирә. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау буенча көчләрне берләштерү исәбенә табышлылыкны арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен аның белән нәтиҗәле идарә итә белергә кирәк. Барлык теләүчеләрне «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы кысаларында нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.  


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы фермерлары, крестьян  хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кооперативларының  күптән түгел узган   ХХ съездында  иң яхшы  фермер династияләрен бүләкләделәр. Алар арасында Арча районының Пышалым  авылыннан  фермерлар Фатыйховлар да  бар иде.       

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.    

Бу ял көннәрендә Мамадыш районында күңелле кышкы «SUNNYФЕСТ» фестивале узды, анда кар тауларыннан креатив чаналарда шуып төшү кебек ярышларны үз эченә ала.  

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  агрономнарны  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  Агросәнәгать форумына  һәм ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган  күргәзмәсенә  үз белемнәрен  яңарту  өчен  чакырды.  


7
февраль, 2020 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы 2019 ел  йомгаклары  буенча  Россия АПК идарә  органнарының    медиарейтингын  җитәкли. Бу  хакта  мәгълүмати сәясәтне үстерү  мәсьәләсе  буенча  АПК идарәсенең  төбәк  органнары  белән       видеоконференция режимында узган   киңәшмәдә хәбәр иттеләр.    

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде.  

Кайбыч районында кече  бизнесны  үстерүдә уңай  динамика күзәтелә.   Авыл  кешеләренең  эшлекле  активлыгы  арта, алар  үз  предприятиеләрен  ачалар,  шәхси  хуҗалыкларын  киңәйтәләр,  үзмәшгульлек  белән  шөгыльләнүчеләр саны  арта.   Беренче  тәҗрибәләрен  туплаган  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары да  бар.  Шундыйларның  берсе – узган  ел ахырында  Чүти авыл җирлегендә  оешкан,  бүген  уңышлы  эшләп килүче “Йолдыз” кооперативы.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International