Агроиминләштерү – аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүдә нәтиҗәле инструмент. 13 февральдә 11 сәгатьтә Казан Экспода Агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган түгәрәк өстәл нәкъ менә шул темага багышлана. 2019 елда агроиминләштерүгә йомгакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ясый. Шулай ук чарада НСА Президенты Корней Биждов катнаша.
Түгәрәк өстәл кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен аеруча мөһим булган иминләштерү мәсьәләләре каралачак, болар - дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү, законнардагы соңгы үзгәрешләр һәм иминләштерүнең практик аспектлары. Аграрийлар уңышлы бизнес алып бару өчен үзләренә файдалы мәгълүмат алу белән бергә, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча сораулар бирә һәм үз тәҗрибәләре белән дә бүлешә алалар.
Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Республика агрономнар киңәшмәсендә агроиминләштерүнең хәтәр игенчелек төбәкләре өчен аерым әһәмияткә ия булуы турында әйтеп узган иде, алар рәтенә безнең республика да керә, агроиминләштерү - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тотрыклы эшчәнлек алып бару, тотрыксыз һава шартларыннан курыкмыйча, керемнәрне алдан фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары эшли, алар кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминият керемнәренең түләү чыгымнарының 90%ына кадәр кайтара алалар. Иминләштерелгән уңыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан төрле кредитлар алынганда тәэмин итү предметы (залог) булып хезмәт итәләзр, ә уңышны иминләштерүгә чгымнарны продукциянең үзкыйммәтенә кертергә мөмкин.
Искәртеп узабыз, 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәлак булган көзге культуралар өчен федераль бюджеттан бары тик иминләштерелгән җирләр өчен генә компенсация алдылар. 2018 елда 2019 ел уңышы өчен 580 мең га көзге культуралар чәчелгән иде, һава шартларының тотрыксызлыгы аркасында 218 мең га мәйданда алар һәлак булды. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстанда азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмас өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Һәлак булган көзге культураларның 12,5 мең гектары гына иминләштерелгән була. Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Татарстанга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә бәйле мөлкәти ихтыяҗларын билгеләнгән тәртиптә иминләштерелгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 120 млн. сум акча җибәрү турында карар кабул ителгән иде.
Барлык теләүчеләрне 13 февральдә 11.00 сәгатьтә түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз. Уздыру урыны – Казан Экспо, конференц-зал №2.