Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының күптән түгел узган ХХ съездында иң яхшы фермер династияләрен бүләкләделәр. Алар арасында Арча районының Пышалым авылыннан фермерлар Фатыйховлар да бар иде.
Арча районында «Фатыйхов И.К.» КФХның җитештерү базасы ерактан ук бик мәһабәт булып күренеп тора: җиренә җиткереп эшләнгән ике ашлык склады, өсте ябык ындыр табагы, бәрәңгесаклагыч. Техника паркы да бар: 2 ашлык җыю комбайны, 4 трактор, тагылма чәчкечләр һәм туфрак эшкәртү машиналары җыелмасы. Һәм биредә, иң мөһимедер, бәлки – 100 башка исәпләнгән терлек абзары ул.
- Мин гомер буе авыл хуҗалыгында эшлим, - дип сөйли Фатыйховларның иң өлкәне – Камил Шамил улы. – Күмәк хуҗалык елларында инженер-механик, баш икътисадчы, КПСС райкомы инструкторы, күмәк хуҗалык рәисе фазыйфаларында эшләдем. Ә 1998 елда районда беренче фермер булдым. Шул елдан башлап фермерлык юлын таптыйм.
Баштагы вакытларда фермерга бер дә җиңел булмый. Камил Шамил улы күмәк хуҗалыктан киткәндә, аңа закон белән тиешле пай урынына бары тик исәптән төшерелгән ашлык җыю комбайны һәм тәгәрмәчле «Беларусь» тракторы бирәләр. Һәм менә - 20 ел эчендә шундый үсеш! Бу, әлбәттә, җиңел генә бирелми. Монда аңа гомер буе туплаган тәҗрибәсе, хезмәтне сөюе һәм оештыру сәләте ярдәмгә килә. Шунда яшәүче 95 кеше, үзләренең пай җирләрен тапшырып, юкка гына фермер хуҗалыгы белән аренда мөнәсәбәтләрен урнаштырмагандыр инде.
Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган улы Илназ туган оясына кайткач, фермерның физик яктан да, рухи яктан да хәле җиңеләеп китә. Улы үзенең КФХсын төзи, әмма алар аталы-уллы бергә эшлиләр: уртак чәчүлек әйләнеше, уртак техника. Бу формаль булмаган кооперация кебегрәк була. Безнең яңа тарихта шулай фермер династияләре барлыкка килә.
400 гектар үзенең һәм пай җирләрендә аталы-уллы бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук бәрәңге үстерәләр. Уңышлы елларда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40ар центнер уңыш алалар, ә бәрәңгедән – 300 центнерга кадәр.
2 миллион сум күләмендә дәүләт гранты акчалары алганнан соң хуҗалык тагын да күтәрелеп китә, бар көчне туплап, алар 100 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән гаилә фермасы төзиләр. Хәзер фермерларда нәселле 40 баш савым сыеры, 9 башмак тана һәм 15 ремонт тана бозау бар, шуларга тагын яшь эре мөгезле терлекләр дә өстәлә. Бер сыердан тәүлеклек савым 20 килограммнан артып китә.
- Сыерлар санын 100 башка җиткерү турында хыялланабыз, - дип, планнары белән бүлеште Илназ. – Моның өчен тагын бер сыер абзары төзергә һәм каты өслек белән ярты километрлы керү юлы сузарга кирәк булачак.