- Җиңел кулдан «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы аграрийлары районда беренчеләрдән булып урып-җыюга керештеләр. Хуҗалык кырларында 76 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Бер комбайнга эш 530 гектар туры килә. Алардан соң ук басуга “Чынлы” җәмгыяте комбайнчылары һәм фермер хуҗалыклары чыкты, - ди Чүпрәле районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Һәр атна саен без, авылда үз эшләрен ачып, аны уңышлы алып баручылар турында язабыз. Шундыйларның берсе - Мамадыш районының Көмешкүл авылыннан Марс Юнысов.
Бүген Зәй районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рәзиф Кәримов катнашында һәм республиканың башка кызыксынучы аграрийлары катнашында семинар узды.
Без Биектау районы умартачыларының иҗтимагый оешмасы рәисе Алмаз Шакиров һәм фермер Марат Бәхтияров белән бергә Б.А.Хәмдиев КФХсының карабодай кыры янында басып торабыз. Карабодай кыры күзләрне камаштырырлык итеп ап-ак чәчәккә күмелгән. Бу кыр яныннан узучы автобус һәм автомобильләрдәге пассажирларны гына түгел, ә җиргә хуҗаларча мөнәсәбәтне югары бәяләүче күп санлы бал кортларын да үзенә җәлеп итә. Кыр өстендә бал кортлары безелди, алар бик актив эшлиләр, нектар җыялар - димәк, басуда тәртип: аларны биредә бик теләп каршы алалар.
Саба районының «Каймак» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы тәүлеккә 4 тонна сөт эшкәртә. Ул Теләче районы Балыклы авылының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында төп сөт әзерләүчеләрнең берсе булып китте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ozon.ru (“Интернет-решения” ҖЧҖ) интернет-компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
Бүген Чистай сорт сынау кишәрлеге базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманова, район башлыгы Дмитрий Иванов һәм республиканың башка кызыксынучы аграрийлары катнашында семинар узды.
Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.
Теләче районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләделәр.
Бүген Арча сорт сынау участогы базасында «Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең уңдырышлылыгын арттыру буенча төп чаралар» темасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында семинар узды.