«100% Татарстан» мәйданчыгында Марат Җәббаров катнашында туры эфир карагыз

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген 11.00 сәгатьтә онлайн режимда «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлек мәйданчыгында «Бүгенге кулланучы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату чылбырлары» панель дискуссиясен карагыз.

Без сезнең өчен «азык» чылбырының барлык вәкилләрен махсус бергә җыйдык, алар:

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров;

-VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, м.ф.д., Татарстан Республикасының атказанган табибы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Фәррахов.

Эре ритейлерлар вәкилләре:

«Ашан Ритейл Россия» - Валентина Михайлова;

"Вкусвилл" сәүдә челтәре - Нурлан Жумабаев;

Җитештерүчеләр вәкилләре түбәндәгеләр:

-Барсукова Светлана Геннадьевна – “Агрокөч” АҖ генераль директоры»;

-Белоглазова Алена, кече һәм урта бизнес вәкиле буларак, “Белоглазова” КФХ башлыгы.

Татарстанда азык-төлек продукциясен җитештерүгә бәйле вәзгыятьне анализлыйбыз, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз һәм Татарстан фермер продукциясе сәүдә челтәрләрендә күбрәк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тикшерәчәкбез.

Сайтта теркәлегез:100tatarstan.com һәм туры эфирны бүген 11.00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International