Белгеч игътибарына:яңа авыл хуҗалыгы техникасы Мөслим һәм Биектау районнары кырларында сынау уза

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.

5,6 млн. сумлык Agrator КЗС-8500 чәчү комплексы – ул John Deere 730ның Россия аналогы, ә анысын 11 млн. сумга сатып алырга мөмкин. Россия чәчү комплексының өстенлекләре - запас частьләр дә үзебездә һәм үзкыйммәте дә түбән.

Чәчү комплексы конструктив рәвештә эшли торган ике модульдән тора:туфрак эшкәртү модуле һәм чәчү модуле. Эшкәртү модуле биш рәтле очлы культиватор тешләреннән тора. Агрегатның культиватор өлеше артында чәчү модуле урнаштырылган, ул тигезли торган катоктан һәм дисклы сошниклардан тора.

Бункер орлыклар һәм ашламалар өчен ике яңа дүрт контурлы чәчү аппараты белән җиһазландырылган һәм анда чәчү нормасын көйли торган «Zero Max» механик җайланмасы урнаштырылган, әлеге җайланма чәчү нормасын тиз һәм җайлы үзгәртергә мөмкинлек бирә, моның өчен вариатор шкаласы буйлап рычагны гына күчереп йөртергә кирәк.

Мөслим районы кырларында «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексы сынау узды инде. Беренче этап 350 га мәйданда сабан бодае чәчү выкытында үткәрелде, икенче этап 800 га мәйданда көзге бодай чәчкәндә башкарылачак, чәчү комплексы турында тулырак мәгълүмат белән Агромастер компаниясенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Агромастер» җитештерү компаниясе чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникасы, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, үзбушаткычлар һәм ярымтагылмалар, шулай ук кояш электростанцияләре, диодлы яктырткычлар һәм электрон системаларын Европа стандарты буенча җитештерүче заманча машина төзелеше предприятиесе ул.

Туфракны тирәнтен эшкәртү өчен җитештерлгән CASE EcoloTiger 530 агрегаты республиканың Биектау районында сынау узган, аны “Әсән” ҖЧҖ хуҗалыгы сатып алган, бу агрегат туфракның 7 - 41 см-га кадәр тирәнлектәге тыгыз катламын көпшәкләндерә һәм бер үк вакытта өске катламны да эшкәртә.

Тирәнтен эшкәртә торган дисклы CASE Ecolo Tiger 530 җайланмасы бер үк вакытта туфракның 7-41 см-га кадәр аскы катламын һәм өске катламаны эшәкәртү өчен билгеләнгән универсаль җайланма. Ул барлык культураларның камыл калдыкларыннан арынырга һәм кырның теләсә нинди урыннарыннан җиңел узарга мөмкинлек бирә. Туфракның сөрүлек катламнарының артык тыгызлануы күп факторларга бәйле булырга мөмкин, моңа явым-төшемнең артык күп булуы, авыр агрегатлар үтеп йөрү яки аны ел саен сөрү дә сәбәп булырга мөмкин. Әгәр тыгызланган туфрак катламын ECOLO-TIGER ярдәмендә кузгатсаң, бу үсемлекләрнең тамыр системасына тирәнгәрәк, дымлырак җиргә үтеп керү һәм туклыклы матдәләр алу мөмкинлеген бирә. Туфракның көпшәк булуы аркасында язгы яңгырлар туфрак өслегендә җыелып калмыйча, тирәнгәрәк үтә, димәк, дым да күбрәк саклана.

Ecolo-TIGER тирәнтен эшкәртү системасы туфракны астан да, өстән дә көпшәкләтеп, үсемлек калдыкларын тигез таратып, микроорганизмнар үрчү өчен уңай шартлар тудыра. Комплекстагы тирән эшкәртү конструкциясе алдагы ел уңышы өчен бик яхшы алшартлар тудыра, һәм сезон эчендә ышанычлы һәм югары нәтиҗәле ECOLO-TIGER ярдәмендә 4000 гектар җирне бернинди проблемасыз эшкәртергә мөмкин.

Туфракны тирәнтен эшкәртү өчен билгеләнгән CASE Ecolo Tiger 530 агрегатының техник күрсәткечләре белән Case IH, New Holland Agriculture авыл хуҗалыгы техникасының һәм CNH Industrial оригиналь запас частьләрнең Татарстан Республикасында рәсми дилеры АльфаСервис сайтында танышырга мөмкин.

Урып-җыю эшләрендә югары нәтиҗәлелеккә ирешү өчен тагылма ЖВЗ-тезем ургычларын (Гомсельмаш) кулланырга мөмкин, ул бөртекле һәм кузаклы культураларны, рапс, үлән орлыкларын, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне аерым ысул белән җыйганда чаптыру һәм теземнәргә салу өчен билгеләнгән.

Мондый ургыч 1 млн сум тора һәм ул СК-5 комбайныннан 4 тапкыр нәтиҗәлерәк.

Ургычлар теземнәрне сыйфатлы һәм оптималь киңлектә урнаштыруны, чаптыруда югары нәтиҗәлелеккә ирешүне, механизаторның эш шартларын җиңеләйтүне тәэмин итәләр. Моннан тыш, ЖВЗны куллану урып-җыюны аерым башкаруга чыгымнарны киметергә һәм хуҗалыкның транспорт паркына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә.

Тезем ургычын «Гомсельмаш» җитештерү берләшмәсенең рәсми дилеры - «Татагролизинг»тан сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, яңа авыл хуҗалыгы техникасы турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы сайтының «Эшчәнлек» - «Белгечләр өчен мәгълүмат» - «Инженер өчен тәкъдимнәр» - «Авыл хуҗалыгы техникасы яңалыклары» бүлегендә урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International