Зеленодольскида майлы тормадан бик зур ак барс барлыкка килде

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Михаил Афанасьев Зеленодольск районына керү юлында фацелия чәчәргә тәкъдим иткән. Сокуры авылы янындагы шундый  кыр элек фотосессияләр өчен бик популяр урын булган.

"Михаил Павлович монда фацелия кырын чәчәргә тәкъдим итте, бик матур килеп чыкты, аннары бездә биредә ак барс ясау идеясе барлыкка килде. Бу бүләк – быел билгеләнеп үтелә торган ТАССРның 100 еллыгына һәм Республика Көненә. Без Татарстаныбызны, районыбызны, шәһәребезне һәм үзебезнең иҗатыбызны яратабыз – бу туган җиргә һәм аның халкына хөрмәт күрсәтү, үз мәхәббәтеңне күрсәтү ысулларыңның берсе», - дип сөйли барсны булдыру инициаторы, эшкуар Азат Мифтахетдинов.

Шунысы игътибарга лаек, зур ак барсны Осиново авылының «Пилотсызларны проектлаштыру технологияләре» түгәрәгенә йөрүче Карпов ис. лицей укучылары квадракоптердан фотога төшергәннәр. Алар, үз белемнәрен практикада кулланырга булып, кырга чыкканнар.

"Югарыдан без ак чәчәкләрдән ясалган зур барс рәсемен күрдек, бу бик матур һәм үзенә җәлеп итә. ТАССРның 100 еллыгына кызыклы бүләк», - ди лицейның 10 сыйныф укучысы Эмиль Гомәров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International