ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2018 ел
җомга

2018 елның   2 августыннан  7 августка кадәр  Курск өлкәсендә Курс сугышында  Җиңүнең 75 еллыгына  багышланган  XII Бөтенроссия җәйге авыл  спорт уеннары  узачак. Аның  рәсми ачылышы    3 августта  19.00  сәгатьтә   «Хезмәт резервлары» стадионында  булачак.

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының  Сынау лабораториясе белгечләре агымдагы  елның 13 августыннан  19 августына   кадәр ашлык һәм аның  продуктлары  иминлеге  һәм сыйфаты  буенча   235 тикшерү уздырды. Тикшерелгән ашлыкның  гомуми күләме  1,1 мең тонна  тәшкил итә.

Чаллыда   “Татарстан Республикасы Кама аръягы  зонасының   кооператив платформаларын үстерү» темасына конференция узды. Чарада  республиканың  12  муниципаль районыннан  80ләп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  катнашты. 


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың  Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарына эш сәфәре  белән килде. Министр белән бергә “Ак Барс”  холдинг компаниясе” АҖ   генераль   директоры   Иван Егоров та  килгән иде.

Федерация Советында «Авылны  социаль үстерү – Россиянең   территориаль үсеш нигезе» форумы  узды. Чараны, «Россия авыл  яшьләре берлеге» Гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы  белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия иҗтимагый яшьләр палатасы ядәмендә Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты оештырды.

2018 елның  11 - 13 июлендә «Ашлык  сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының Сынау лабораторясендә  эксперт төркеме    аккредитацияләнгән затның  үз вазыйфалары  нигезендә  шундый раслау   процедурасын  узуга    компетентлы булуына  күчмә бәяләү  уздырды.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре  көзге  бодай орлыклары сортларына грунт  контроле уздырдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  һәм   «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» КТ (компанияләр төркеме) белән берлектә,  фермерларны,   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен,   кооперативларны      чарада катнашырга  чакыра.                

“Агрокөч” холдингы  Татарстанда  беренчеләрдән булып Россия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен   ташламалы кредитлауның  яңа механизмы  кысаларында   финанслана  башлады.  

Татарстан төбәк  филиалының  кредит  портфеле  2018 елның    1 июленә  29 млрд сум  тәшкил итә, шул  исәптән  юридик затларның   портфеле    18 млрд сум диярлек,  физик затларныкы  –  11 млрд сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International