Курс өлкәсендә 2 августтан 7 августка кадәр XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары узачак

2018 елның 20 июле, җомга

2018 елның   2 августыннан  7 августка кадәр  Курск өлкәсендә Курс сугышында  Җиңүнең 75 еллыгына  багышланган  XII Бөтенроссия җәйге авыл  спорт уеннары  узачак. Аның  рәсми ачылышы    3 августта  19.00  сәгатьтә   «Хезмәт резервлары» стадионында  булачак. Бу  тантанада  беренче  мәртәбә махсус язылган  Авыл спорт уеннары  гимны  яңгыраячак. 

Спорт чарасында  Россиянең 67 төбәгеннән   2000нән артык  уенчылар  катнашыр дип көтелә.   

Авыл уеннары  программасына   18 спорт төре  кертелгән, болар:   җиңел  атлетика, мини-лапта һәм өстәл теннисы, шулай  ук  һөнәри осталык ярышлары: сыер савучылар, чалгычылар,  механизаторлар һәм спорт гаиләләре  ярышлары. 

19 июльдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында  Курс өлкәсе  белән   селектор киңәшмәсе  узды, аны Авыл  территорияләрен  үстерү департаменты  директоры   Владимир Свеженец үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар   өчен тору, ярышлар үткәрү  урыннары,  транспорт логистикасы  турында, аларны  ашату, хокук тәртибен саклау һәм иминлек  тәэмин итү  мәсьәләләре турында     сөйләштеләр. Уеннар  өчен   13 спорт һәм 15 торак объекты әзерләнгән инде.

Владимир Свеженец төп аграр  спорт вакыйгасына  әзерлекне  югары  бәяләде.   Курск өлкәсенең   авыл хуҗалыгы   мөмкинлекләре зур һәм  күләмле  спорт ярышларын  уздыру  өчен аның заманча  спорт корылмалары  җитәрлек, диде ул. Департамент директоры  сүзләренә караганда, төбәкләрдә авыл  уеннарына соңгы  елларда  игътибар көчәйгән. 

Массакүләи мәгълүмат чараларын аккредитацияләү    электрон  почта аша   уздырыла:  press@rkursk.ru - «Сельские игры» тамгасы  белән.   Аккредитация  өчен  фамилиягезне, исемегезне, атагызның  исемен, вазыйфагызны  һәм элемтә  телефоны  номерын  күрсәтергә кирәк.  Белешмәләр  8 (4712) 70-81-88 яисә       8 (4712) 52-16-81 телефоннары  аша  бирелә.

Мондый  чаралар авылда   спортны  һәм   сәламәт тормыш  рәвешен   популярлаштыруга  ярдәм  итә. 

Җәйге  авыл  спорт уеннары  өч этапта  үткәрелә:   муниципаль берәмлекләр,  РФ субъектлары дәрәҗәләрендә һәм Гомумроссия  күләмендә.

Гадәттәгечә, бу  чараны   РФ Спорт министрлыгы,  РФ  Авыл  хуҗалыгы министрлыгы һәм  «Урожай России»  ихтыярый спорт җәмгыяте   оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International