Федерация Советында «Авылны социаль үстерү – Россиянең территориаль үсеш нигезе» форумы узды. Чараны, «Россия авыл яшьләре берлеге» Гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия иҗтимагый яшьләр палатасы ядәмендә Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты оештырды.
Татарстан исеменнән Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО рәисе Диләрә Шувалова, оешманың район бүлекчәләре рәисләре Николай Мельников һәм Артём Месеев, шулай ук “21 гасыр авылы” конкурсында җиңүче Булат Мәүлетов эш иттеләр.
Катнашучылар Россия авылын социаль-икътисадый яңарту, агросәнәгать комплексын модернизацияләү һәм авыл халкының тормышын яхшырту мәсьәләләрен карадылар.
«Россиянең киңлекләрен үстерү: авыл җирлекләренең мөмкинлеге» темасына пленар утырышта ФС Рәисенең беренче урынбасары Николай Федоров чыгыәш ясады. Пленар утырыш барышында шулай ук «Россия авыл яшьләре берлеге» Гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе Юлия Оглоблина, дәүләт хакимиятенең төбәк органнары, авыл хакимиятләре, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре чыгыш ясадылар.
Форумда катнашучылар резолюция кабул иттеләр, анда авыл территорияләре Россия халыкларының тарихи-мәдәни традицияләрен саклап калуда гарант була һәм халкыбызның ныклы мәдәни һәм әхлакый нигезен тәшкил итә, дип билгеләделәр.