«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Сынау лабораториясе белгечләре ашлык продукциясенең сыйфатын ачыклады

2018 елның 20 июле, җомга

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУ  Татарстан Республикасы филиалының  Сынау лабораториясе белгечләре агымдагы  елның 13 августыннан  19 августына   кадәр ашлык һәм аның  продуктлары  иминлеге  һәм сыйфаты  буенча   235 тикшерү уздырды. Тикшерелгән ашлыкның  гомуми күләме  1,1 мең тонна  тәшкил итә.

Уздырылган  тикшерүләр нәтиҗәләре  буенча, бодайның 4 пробасында иминлек һәм сыйфат күрсәткечләренең  норматив  документлар  таләпләренә туры  килмәве ачыкланды, болар  түбәндәгеләр буенча:     «ис», «икмәк  запасларының  корткычлар  белән зарарланган  булуы», «ашлык катнашмалары», «зарарлы  катнашмалар», «чүпләр катнашмасы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International