“Агрокөч” холдингы Россия аграрийларын ташламалы кредитлауның яңа программасы кысаларында финанслауны арттырды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

“Агрокөч” холдингы  Татарстанда  беренчеләрдән булып Россия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен   ташламалы кредитлауның  яңа механизмы  кысаларында   финанслана  башлады.   2018 елда  сезонлы  эшләргә җибәрелгән  кредит акчалары  күләме   1,8 миллиард сумнан  артык  тәшкил итә,  узган  елда     0,72 миллиард сум  булган  иде. 

Акчалар  «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан  филиалы тарафыннан   минераль ашламалар  һәм ягулык-майлау  материаллары  сатып  алу  өчен  бирелде.   АГРОКӨЧ һәм  «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан  филиалы арасында  партнерлык    2007 елдан  башлап  уңышлы  үсә, бу, үз чиратында,     дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттырга ярдәм  итә һәм, гомумән, Холдингның  җитештерү куәтләре үсешенә  уңай  йогынты  ясый.  

АГРОКӨЧ холдингы  2018 елгы яңа  сезонда язгы  кыр эшләренә   3,0 миллиард сумнан артык  акчалар  юнәлдергән.  Язгы   авыл хуҗалыгы   культуралары   150 мең гектар  мәйданда  чәчелгән, бу  2017  елга  караганда    45 мең гектарга  күбрәк. Төп  культуралар  биредә -    бодай, шикәр чөгендере, көнбагыш,  шалкан, рапс, ашлык  кукурузы, арпа,   люпин һәм башка күпьеллык  үләннәр.   Чәчү кампаниясе өчен  2018 елда     37 мең  тонна  орлык  әзерләнгән.

Хәзерге  вакытта  холдинг тарафыннан  кырларны  паспортлаштыру   инструменты, шулай  ук  азотлы  ашлмаларны  көздән кертү исәбенә  минераль тукландыруның  яңа    системасы    эшли башлады. Моннан  тыш,  ягулыкны  тикшереп тору   системасы  көйләнгән һәм  техниканы навигацияләү  системасы кертелгән:  автопилот һәм параллель  хәрәкәт кебек    инструментлар барлыкка килгән. Шулай  ук  шикәр чөгендеренә,  көзге  һәм язгы  бодайга    минераль ашламаларны дифференцияле кертү нәтиҗәсендә төгәл игенчелек  проектын,    Amity Technology компаниясеннән  Америка  технологиясен, тукландыруның  башка төрле  вариантларын   гамәлгә ашыру  дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International