ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

25 июльгә оператив   белешмәләр  буенча, республикада 6,2 мең  гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанның АПК делегациясе атчылык  тармагындагы  белемнәр  тәҗрибәсе  белән алмашу өчен  Казахстан Республикасына барды.  Делегация  составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ   белгечләре,   «Казанский» ат  заводы вәкилләре һәм  атчылык белән шөгыльләнүче  фермерлар кергән иде.

Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы игенчеләре бөртекле культуралар җыюга керештеләр.Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып "Авангард" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты.

20 июльдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында   «Минем җирем Россия – 2018» мәгълүмати-агарту  проектларының Бөтенроссия  иҗат  конкурсы  жюриының  беренче  утырышы узды.   

Беренчеләрдән булып   “Сарман”  агрофирмасы”  ҖЧҖ   механизаторлары  уракка төште.  Аларга бөртекле һәм  кузаклы  культураларны   12,9 мең гектар  мәйданда  җыеп  аласы була.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Урып-җыюны вакытында һәм уңышлы тәмамлау өчен барлык урып-җыю транспорты комплексының югары дәрәҗәдә техник әзерлеге һәм аларның аларның эшләвен төгәл оештыру хәлиткеч әһәмияткә ия.

2018 елның  26 июленнән  1 августына кадәр  республикада  урып-җыю эшләрен  оештыру, көзге   культуралар чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлык салу  мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре  узачак.

Татарстан Республикасында  көзге   культураларны  урып-җыюга  беренчеләрдән булып  Зәй  муниципаль районы хезмәтчәннәре  кереште. Районның  барлык  хуҗалыкларында   көзге  бодайны  һәм көзге  шепкәнне җыя башладылар. 

«Ашлык сыйфатын  бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалы Сынау лабораториясе белгечләре республикасында  ашлык  һәм аның  эшләнмәсе продуктлары иминлеге һәм сыйфатын тикштерү өчен   2018 елның  беренче  яртыеллыгында  2220 проба алганнар,  барлык  пробаларның  күләме    318,5 мең тонна  тәшкил итә.   201,3 мең тоннага  1792 тәңгәллек сертификаты  бирелгән һәм  37 сертификат  – халыкара  үрнәк  сыйфаты  буенча.   

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының  Тимершек  авылында Сөт Бизнес Академиясендә   район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре   башлыклары  өчен  азык  җитештерү процесслары һәм сөт  терлекчелегендә    хайваннарны   тукландыру   мәсьәләләре буенча    практик   курслар  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International