«Нурлат шикәре» ЯАҖ һәркөнне 4000 тоннага якын шикәр чөгендере кабул итә

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

«Нурлат шикәре» заводында һәркөнне  3100-3200 тонна  чөгендер эшкәртәләр. Сезон чорында  заводта   400ләп  кеше эшли.

«Һәркөнне  завод 4000 тоннага   якын   шикәр чөгендере кабул итә. Шуннан 1,5   мең тонна турыдан-туры эшкәртүгә җибәрелә, калганы  кагатка җибәрелә. Чөгендер кабул  итүдә катнашучыларның барысы да  эштә өзеклек булмасын өчен   тырышалар. Шуңа күрә кабул итү  6.30  сәгатьтән  20.00  сәгатькә кадәр башкарыла», – дип, эш барышы  белән таныштырды чөгендер кабул итү пункты башлыгы  Светлана Моисеева.

Шикәр кабул итү пунктына  машиналар, берсе  артыннан   икенчесе   үлчәү  аша узып,  йөкне  бушаталар да кабаттан кырга ашыгалар.  Автоматлаштырылган  электрон система заводка  килгән  чимал исәбен төгәл  алып барырга ярдәм итә.  Үлчәү аша узганда ук шоферларга  «таблетка» бирәләр, анда йөкнең авырлыгы һәм  кагат номеры күрсәтелгән була,  кагат кырында  – икенче пункт, биредә   аны «фонарикка» якын китерәләр, һәм  шуннан  соң инде йөкне бушатырга да була.

Мәйданы 7 гектарлы кагат кырында  4 звено китерелгән чималны урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Бер  машинаны  10-15 минутта  бушаталар.

Бу көннәрдә чөгендер кабул итү  пунктында эшләр тагын  да артачак, чөнки,    Нурлат  һәм  Аксубай  районнарыннан тыш,  Лениногорск   районыннан да чимал китерә башлаячаклар.

Заводның  генераль директоры Игорь Сагайдак,  үстерелгән уңышны  вакытында  кабул итү һәм эшкәртү - безнең беренче бурыч, һәм биредә моның  өчен бөтен мөмкинлекләр бар,  ди. «Быел гына да заводны сезонга әзерләү өчен 30 миллион  сумлап акча тотылды», - дигән мәгълүмат бирде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International