ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Дөньяда талантлы музыкантлар, рәссамнар, инженерлар, оештыручылар бар, әмма тагын әле талантлы гади эшчеләр дә була. Көндәлек хезмәте белән атказанган һәм ихтриам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - Малышева Клавдия Филипповна.

Татарстанда  җиде  муниципаль районда  кырларда  дым  каплатуга  керештеләр.   Министрлыкның  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков сүзләреннән  күренгәнчә, республикада  бу  эшкә  беренчеләрдән  булып  Ютазы, Азнакай, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Зәй, Сарман  муниципаль  районнары игенчеләре  кереште. 


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

9 апрельдә    «РАЦИН» АҖ генераль директоры    Әсхать Шәрәпов Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов кушуы  буенча    Дубайда  Еллык  инвестиция   форумы  (Annual Investment Meeting 2019) кысаларында Берләшкән  Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгының  тышкы сәүдә һәм сәнәгать министры  урынбасары    Абдулла Әхмәд Әл Салех әфәнде  белән  очрашты.   Халыкара  очрашуда шулай  ук  «РАЦИН» АҖ  генераль  директоры  урынбасары    Әнвәр Мәүләнов, Татарстан  Республикасының  Халыкара  ислам  бизнесы ассоциациясе вәкиле   Илнур Гайнуллин,   «Хәләл Агро Трейд» сәүдә йорты  вәкиле  Адел Хисмәтуллин катнашты.

Зәй районында  авыл  хуҗалыгы  техникасының бу  елның  язгы  чәчү  кампаниясенә  әзерлегенә  агросәнәгать комплексы  оешмалары  арасында  узган  район    конкурсына  йомгаклар  ясадылар.  

10 апрельдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов  җитәкчелегендәге  махсус  комиссия  Нурлат  районы  хуҗалыкларының  язгы  кыр  эшләренә  әзерлеген  тикшерде.  

10 апрельдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов Алтай  крае   делегациясе  белән очрашты.  Делегация   составында   Татарстанга  үзебезнең  илнең  авыл  хуҗалыгы  техникасын  җитештерүче  эре  компанияләр  җитәкчеләре  килде,  болар:     «Рубцов запас  частьләр  заводы» ЯАҖ,  «Агроцентр» ҖЧҖ,  «СиСорт» ҖЧҖ,   «Алтайснаб» ҖЧҖ,   «Злата агросәнәгать компаниясе» ҖЧҖ һәм Алтай  крае  Губернаторы һәм Хөкүмәте    администрациясе  белгечләре. Очрашуда  шулай  ук  министр урынбасары      Нәҗип Хаҗипов  катнашты.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

9 апрельдә Министрлык  комиссиясе авыл  хуҗалыгы техникасының 2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне Арча районыннан башладылар.

Җәмәгатьчелек бакчасы – ул  уку мәйданчыгы  гына түгел,  ә башкаланың барлык  иҗтимагый  киңлекләрен  мәдәни  программалаштыру  буенча  киң күләмле  проект. 

Министрлык «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга» ведомство  программасында  катнашу өчен  крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс  нигезендә  сайлап алуда  катнашуга  заявкалар  кабул итү  башлану  турында  игълан итә. 


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  беренче  кварталындагы  эшенә  йомгаклар  ясаганда  әйттеләр.   Чараны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип   Хаҗипов  уздырды.  Киңәшмәдә  шулай  ук  районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре  башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ,   белгечләре,  авыл  хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре  һәм белгечләре  катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International