Казан ипподромында Сабантуйны ат спорты бәйрәме буларак бәйрәм иттеләр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

23 июньдә Казан ипподромында Сабантуйны ат  спорты бәйрәме  буларак  бәйрәм   иттеләр.     Биредә  4 заезд һәм   понида,  юртакларда  һәм  менге  атларда  9 чабыш  узды.   “Казан” халыкара  ат  спортүтв  комплексында  ярышларда    Татарстан  Республикасы  Премьер-министры   Алексей Песошин, Татарстан  башкаласы  мэры  Илсур Метшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов, Татарстан  Республикасы Спорт министрлыгы башлыгы    Владимир Леонов һәм  башкалар  катнашты. 

Кунаклар  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  күргәзмәсен карадылар. Анда  Татарстанның  төрле районнарыннан  товарлар  бар  иде.   Ипподромда  шулай  ук    сувенир продукциясе ярминкәсе  оештырылган  иде,   концерт программасы  әзерләнгән һәм фотозона  эшләде,  анда  понида  һәм  атларда  истәлек  өчен  фотога  төшәргән  мөмкин  иде.  Килүчеләр  өчен  шулай  ук         лотерея уйнатылды, төп  призом   төркиягә  юллама  булды. 

Ат  чабышлары   программасында  4 заезд һәм   понида,  юртакларда  һәм  менге  атларда  9 чабыш  каралган  иде.   2 млн 800 мең  сум  күләмендәге  приз фонды  өчен  көрәшергә  Татарстаннан гына  түгел,  Россиянең  башка  төбәкләреннән  дә    иң яхшы  чапкы  атлар һәм     жокейлар  килгән. 

“Алтын  аргамак” призына  чабышларда  чиста  канлы  13   ахалтекин атлары  тизлек  һәм  чыдамлык  күрсәттеләр.   Бу  чабышларда  җиңүне  Мәскәү  өлкәсеннән    Триумф-Гели айгыры  җиңү яулады.  

«Сабантуй-2019» призына  1600 метр  дистанциягә  ярышларда  каты  кйрәш  булды.      Василевс айгыры    Ирбис айгырын  отты.  Бу  ике  ат  та   Татарстан  Республикасы буенча  ЭЭМның  «Динамо»  спорт  клубыннан. 

Казан  Кремле  кубогына  2000 метрга ярышларда  чиста  канлы  менге  токымыннан  Пафос айгыры оттты.   

З.И.Хәбибуллин истәлеге призына  1800 метрга чабышларда  Татарстаннан Закраина Люк биясе  беренче  булып  килде.  «Краса Татарстана» (“Татарстан чибәре”)  призына  2000 метр   дистанциягә  чабышларда  барыннан  да алда   Соти Уно ТН биясе  килде. 

 «Арабская звезда» (“Гарәб йолдызы”) призына  1200 метр дистанциягә  чабышларда  чиста  канлы  гарәб  токымыннан булган  атлар  арасында  җиңүче  булып  Славутич айгыры  танылды.  Бүләк  Татарстанда  калды,  чөнки   ат   Татарстан  Республикасы буенча  ЭЭМның  «Динамо»  спорт  клубына карый. 

Татарстан  Республикасының  Атчылык  һәм ат  спорты   федерациясе  призына  1600 метр дистанциягә  бәйгедә финишка  беренче  булып Стирлинг Динамо айгыры  килде,  ул  шулай  ук  Татарстан  Республикасы буенча  ЭЭМның  «Динамо»  спорт  клубына карый. 

«Татнефть» ГАҖ (ПАО) кубогына   1200 метр  дистанциягә  чабышта  Татарстаннан Тайди Борн  биясе  җиңде.  

Ярышларда  шулай  ук  бик  яшь җайдаклар  да  бар  иде.  “Яшь өметләр” («Юные надежды») призына   400 метр  дистанциягә  понида    Джаконда  приз  алды.

Казан  Мэриясе призына    1800 метр  дистанциягә  чабышта Америкадан   Гладиатор Максимус айгыры  иң җитезе  булды.  

«Татспиртпром» АҖ  призына    2400 метр дистанциягә  чабышта    финишка  Татарстаннан   Динамит айгыры  килде.    «Золотая миля» призына чабышта  приз  Оренбург  өлкәсеннән  Лайв Арт айгырына бирелде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ризына    1800 метр  дистанциягә  чабышта    җиңүне Татарстаннан  Лондарка исемле  ат  яулады.   Җайдак   Морзабәк Капушев сөйләвенчә,  чабышларда  җиңү  җиңел  бирелмәгән.    «Ат яхшы,  җиңүгә  бөтен  өметләр  бар  иде, – дип сөйләде  М.Капушев. – Көндәшләр барысы  да  көчле, шулай  ук  җиңүгә  лаек  иделәр. Җиңү өчен  ни  кирәкме? Хайванны  яратырга  кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International