Татарстан Республикасы Әлки районында яшь кооператорларны әзерләү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның  Әлки  районында  «Яшь  кооператорлар»  пилот  проекты  гамәлгә ашырыла.  Кооператив вәкилләре авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерү  белән  һәм аны  сату  белән  шөгыльләнәләр.   Бу  хакта    Казан  кооператив  институты   ректоры Алсу Нәбиева   Лаеш  районында  уза  торган  «Татарстанда  кыр  көне» күргәзмәсендә  хәбәр  итте.  

«Әлки  районында «Яшь  кооператорлар»  пилот  проекты  гамәлгә ашырыла, ә аның  кысаларында  – тулы  цикл кооперация гамәлгә ашырыла. Проект Татарстан  Республикасы Икътисад  министрлыгы һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белән  берлектә  гамәлгә ашырыла.  Бврысы  да  эшкуарлык  темасыннан  башланды  һәм  шуннан кооператив эшкуарлыгына, яшьләр өчен үзмәшгульлеккә һәм  менә  шундый  проекта  кадәр  үсте», – дип сөйләде Алсу Нәбиева.

Институт  ректоры проектка  “эшкуарлыкка  үҗәтлеге” булган  14 яшьлек  яшүсмерләр  җәлеп  ителүе  турында  аңлатып  китте,  алар  үзмәшгуль булып  теркәләләр.    16 яшь  тулгач, алар  үзмәшгульлектән кооператив пайчыларына  күчә  алалар.     «17 яшьтә алар  югары  уку йортына  керәләр  һәм,  читтән  торып укып,   кооперативта  эшләүне  дәвам  итәләр.      22 яшьтә  алар  14 яшьлекләрнең  остазлары  була  алалар.  Менә  бу  инде    “Яшь кооператорлар” проекты  кысаларында тулы  кооперация   циклы  була», – дип  өстәде  ул.

  Алсу Нәбиева  сүзләре  буенча,  бүгенге  көндә  проектка   70 кеше  җәлеп  ителәгә, дүрт яшьләр  кооперативы һәм  бер  сәүдә  итү  кооперативы  төзелгән.   «Алар  авыл  хуҗалыгы продукциясе  җитештерәләр һәм аны  Кахзандагы  студентлар  кооперациясенең  кулланучылар  җәмгыяте  аша  саталар. Без  продуктларны заявка буенча  алабыз.  Сөт, ит һәм умартачылык  продукциясе  сатабыз.     Мәсәлән, бер  кооператив иген  үстерә,  ә  башка кооперативта  шул  ашлык  белән  терлек  ашаталар. Менә  шулай  үзара  алмашу  бара», – дип төгәлләштерде  ул. 

Мәгълүмат агентлыгыннан  әңгәмәдәшебез, яшьләр  кооперативларын   һәр  районда  булдыруны  планлаштырыла, диде.   «ЕӘгәр  без  һәр районда  яшь кооператив булдырабыз  икән,  ул  чакта инде  проектка  җәлеп  ителүчеләр  саны  тагын  артачак. Әмма  без  әле үзмәшгульлләр  санын  да  арттырырга  телибез», – диде  ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International