21 гыйнварда Арча районында терлекчелек тармагының 2019 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. Чарада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Идарәнең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең селекция-нәсел инспекциясе хезмәте башлыгы Зәмхәрия Зарифуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, агрофирмаларның, район хуҗалыкларының терлекчелек буенча белгечләре, җитәкчеләре катнашты.
Һәр умарталыкка аның хуҗасы, урнашкан урыны һәм умарта ояларының саны турында мәгълүмат белән документ бирәчәкләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, Татарстанда 2020 елга яшьләр өчен Татарстан Республикасының фәнни грантларына һәм премияләренә заявкалар кабул ителә башлады. Грантлар каралган 20 фәнни юнәлеш арасында “Агросәнәгать комплексы, туфракның уңдырышлылыгын торгызу, игенчелектә адаптив-ландшафт системалары” номинациясе бар; ә премияләр буенча – “Авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану” номинациясе.
Әлмәт районында атна саен район башлыгы Тимур Нагуманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә уздырыла. Семинарның теоретик өлешендә терлекләргә җылы су эчерүне оештыру, терлекчелек биналарында оптималь микроклимат булдыру, хайваннар туган көннән үк аларны дөрес һәм нисбәтле тукландыру мәсьәләләре карала, практик өлешендә – авылда уңышлы эшләү үрнәкләре.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга заявкалар җыюны дәвам итә.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.
2020 елның 17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе уза, анда, гадәттәгечә, азык-төлек сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә ирешелгән дөньякүләм казанышлар күрсәтелә. Росси Федерациясе күргәзмәдә 5 мең кв. метрдан артыграк мәйданда зур күләмле экспозиция күрсәтте. Анда илнең 18 төбәге үзләренең иң яхшы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен – икмәк һәм кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез продуктларын, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, үсемлек мае, бал, шәраб һәм башка товарларын презентациялиләр.
2019 елда Татарстанда Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районның Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Бу атнада Арча районында 2019 ел йомгакларына һәм 2020 елга игенчелек тармагы бурычларына багышланган семинар-киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Игенчеләр сараендагы Авыл хуҗалыгы тарихы музеена ТАССРның 100 еллыгына багышланган матбугат турын оештырды.