Татарстанда рекордчы-сыер 10 бозау тудырды, 90 тонна сөт бирде һәм 2 млн. сумга якын табыш китерде

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кызыклы бер факт турында сөйләде.

«Республикада “җирле” сөт терлегенең генетик мөмкинлеге шактый югары. Сөт икътисады өчен сыерның продуктив дәвамлылык күрсәткече зур әһәмияткә ия», – диде Марат Җәббаров һәм кызыклы бер мисал китерде.

Кукмара районының Вахитов ис. АХҖКында рекорд куйган сыер бар, ул 10 бозау тудырган, 90 тонна сөт биргән һәм 2 млн.сумга якын керем, 700 мең сумнан артык табыш китергән. Менә бу инде табышлы сыер!!!

Бу районда югары керем китерә торган сыерлар тагын «Рассвет», «Урал», «Восток» АХҖКларында бар; Балтач районында – «Алга», «Яңа тормыш», «Кызыл Юл» хуҗалыкларында, Әтнә районында – «Шахтер», «Ленин ис. нәсел заводы» хуҗалыкларында. Бу хуҗалыкларда сыерлар Биектау муниципаль районының республика сөт терлекчелегендә селекция-генетика үзәге булган «Элита» нәсел предприятиесе нәсел үгезләренең эшчәнлек нәтиҗәсе. Җитештерүче үгезләр орлыкларының сыйфаты дөньякүләм дәрәҗәгә тиң. Узган елда 1 млн. дозадан артык орлык җитештерелгән һәм 400 меңнән артык сатылган.

«Предприятиедә булган ресурслардан һәм орлык материалыннан файдаланырга кирәк», – дип, терлекчеләргә мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һәм, сыерларның югары продуктивлыгы югары технологияләр кулланганда ачыла, дип өстәде.

Лаеш районында «Сөт технологияләре» ҖЧҖ сыерларга Кукмара районындагы «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативының азык үзәгендә әзерләнгән катнаш азык ашата башлады. Шундый азык белән тукландыра башлагач, 3 атна эчендә сыерларның сөт бирүе 12 кг-нан 21 кг-га җитте.

«Яхшы генетика һәм катнаш азык нәтиҗәсендә тәүлеклек артым 850-900 граммга җитә, сырларның каплату авырлыгы 13-15 айда җитешә, 22-24 айда бозаулар туа. Республиканың алдынгы хуҗалыкларында безнең менә шундый күрсәткечләребез бар», – дип, йомгак ясады Марат Җәббаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International