«Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры итеп Марат Миңнебаев билгеләнеп куелды

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстанда «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры алышынды. Ведомствоның яңа директоры итеп Марат Миңнебаев билгеләнеп куелды, ул моңа кадәр авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм профильле Министрлыкта эшләде.

Яңа директорның бурычы – республикада умартачылыкны һәм аквакультураны үстерү, аның җитештерү базасын ныгыту, шулай ук умартачылык продукциясен эшкәртүгә, саклауга һәм сатуга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International