Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2017-2025 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасының «Россия Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу өчен АПКга комплекслы фәнни-техник проектларны сайлап алу буенча конкурс уздыру турында игълан итә.
2019 елның 22 гыйнварында 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлегендә реформа» өстенлекле программа чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең хокук куллану практикасы һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү күрсәтмәләре нәтиҗәләре хакында гавами тыңлаулар булачак.
Актаныш муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, районның Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларының баш белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшкәртелмәгән сөткә һәм сәнәгати әзерләнмәгән сөт продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасын уздыру кагыйдәләрен эшләде. Тиешле боерык норматив хокукый актлар проектларының рәсми порталында урнаштырылган.
29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр республика башкаласының җәяүле үзәк урамнарында «КышДаКар-фест» фестивале кысаларында ярминкә эшли, анда җирле фермерлар үзләренең продукциясен алып чыгалар.
«Дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү системасына үзгәрешләр кертү турындагы законның Россия Президенты тарафыннан имзалануы Россия агроиминләштерүе өчен мөһим елны тәмамлый һәм аграрийларны иминләштерүдә яклауны оештыруда яңа чорны ачып җибәрә», – диде Агроиминиятчеләрнең илкүләм берлеге президенты Корней Биждов, 2018 елга йомгак ясап.
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем сезне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Яңа 2019 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Һәр Яңа ел, гадәттәгечә, узган елга йомгаклар ясау һәм киләчәккә яңа бурычлар кую вакыты.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясеенең тулаем күләме 2018 елда 225 млрд. сумга якын булачак, бу узган елга караганда тәшкил итәчәк 4,5%ка азрак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Зәй муниципаль районында «Агрокөч Төркемнәр» АҖенең чөгендер җыю комбайннарына хезмәт күрсәтү буенча 5 нче үзәкләшкән ремонтлау цехы ачылды. Аны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Рәфис Борһанов, инвестор, «Челтәр компаниясе» ААҖенең генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Агрокөч Төркемнәр» АҖенең генераль директоры урынбасары Фәнис Газетдинов һәм Зәй муниципаль районының 5 нче үзәкләшкән ремонтлау цехы җитәкчесе Илдус Мөхәммәтшин катнашты.