2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлый. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты авыл ипотекасына беренче кертемне елга 10%тан башлап түләүне күздә тота, бу хакта хокукый проектлар басылып чыга торган сайттагы документта әйтелә.
Хәзерге заманда хатын-кызлар күптән инде ирләр һөнәрен үзләштергән. Авыл хуҗалыгында хатын-кыз-тракторчылар узган гасырның 30нчы елларында ук инде барлыкка килде. Ә менә ирләр хатын-кыз һөнәренә бик сакчыллык белән генә алыналар. Мәсәлән, совет чорында хәтта бер ир-ат та колхоз өчен сирәк күренешләрдән санала. Хәзер вәзгыять үзгәрде: ХХI гасырның авыл ирләре “хатын-кыз” эше белән шөгыльләнергә курыкмыйлар. Мисал өчен, Яңа Чишмә авыл хуҗалыгы оешмаларында машина белән сыер саву операторларының 20дән артыгы ирләр. Һәм шуны әйтергә кирәк, алар уңышлы эшли, кайберләре даими рәвештә савым буенча иң яхшы күрсәткечләр бирәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Дания Корольлегенең Министры – Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык мәсьәләләре буенча Киңәшчесе Эсбен Шьодт җитәкчелегендәге агросәнәгать делегациясе белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов һәм Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Әсхать Шәрәпов һәм башкалар катнашты.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда республика Сабантуен оештыру буенча матбугат конференциясе узды. «Бәйрәмнең бер мәйданчыгы Казан ипподромында була, анда 13 ат чабышы һәм бәйгеләр булачак. Аларның 1нчесе понида балалар өчен була. Шулай ук 4 чабыш юртакларда һәм калган чабышлар менге атларда узачак», - дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте. Актанышлыларны әлеге ирешкән уңышлары белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.
18 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә, Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылары берлеге, республика министрлыклары, ведомстволары вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда 2019 елның 1 яртыеллыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлауның барышы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргыз яшьләре лидерлары форумына теркәлү башлану турында хәбәр итә. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Росссия яшьләре инициативаларының грант конкурсында җиңүче булды
17 июньгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында тулаем тәүлеклек савым 200,1 тонна булды. “Шундый күрсәткечләргә ирешү безнең район тарихында беренче мәртәбә. Бу узган елның шушы датасына караганда 27,9 тоннага яисә 16%ка күбрәк», – дип, хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды, дип хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил итә, шуннан 145 млн. сумы - федераль бюджеттан, ә 105 млн сумы республика бюджетыннан бирелде.