ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эшлекле  сәфәр белән  Биектау районында булды һәм Азнакай, Менделеевск, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнары фермерлары белән очрашты.

Брянск өлкәсендә авыл хуҗалыгы технологияләре күргәзмәсе ачылды. Быел Бөтенроссия кыр көне форматы киңәйтелгән рәвештә уза, офлайн-форматка онлайн өстәлде.

Бүген Россия сөт җитештерүчеләр берлеге һәм Milknews мәгълүмат агентлыгы “Россия экспорт үзәге” АҖ белән берлектә “Россиядән Кытайга сөт продукциясе экспортлауны үстерү. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләр шартларында Россия – Кытай экспорт коридоры буенча экспорт логистикасына ярдәм итү чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда шактый эссе һава урнашты, шуңа күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эсседә хайваннарны тотуның нигези кагыйдәләрен әзерләде.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.

Аграрийларның эшлекле элемтәләрен үстерү һәм ныгыту өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Татарстанда кыр көне - 2020» иң эре агросәнәгать күргәзмәсендә «Хәләл» стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру халыкара үзәге генераль директоры Айдар Газизов булды.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе һәм эре челтәр корпорацияләре өчен кадрлар әзерләү һәм мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9 - 11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак.

Күргәзмә көннәрендә стендтан ук «Stonebear» таш җыю машинасын Татарстан Республикасының иң эре агропредприятиеләренең берсенең җитәкчесе алды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иртәгә, 8 июльдә, 11.00 сәгатьтә "Татмедиа"да матбугат конференциясенә чакыра. Биредә республика халкында шактый күп сораулар тудырган Терлекләрне бердәм идентификацияләү турында сөйләшү булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International