Татарстан Президенты эш сәфәре белән Лениногорскида булды

2020 елның 21 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лениногорск муниципаль районында булды.

Татарстан Республикасы Президенты үзенең сәфәрен, гадәттәгечә, районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашудан башлады. Агымдагы урып-җыю эшләренең барышы, хуҗалыкларны кирәкле техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, республиканың авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, районда урып-җыю темплары уртача республика күрсәткечләре дәрәҗәсендә - 55% чамасы. «Чәчү эшләре башланды, туфрак эшкәртү бара. Туфрак эшкәртү темпын тагын да көчәйтү сорала. Терлекчелеккә килгәндә, биредә бераз кимү күзәтелә. Гаилә терлекчелек фермалары, яшь фермерлар буенча резервлар бар. Гомумән алганда, эш алып барыла. Барлык грантлар буенча да район актив катнаша", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Авыл җирлекләре башлыклары белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне уку елы башына әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Район җитәкчелеге алдына Татарстан Республикасы Президенты Сәламәтлек саклау учреждениеләрен план нигезендә медицина ярдәменә күчерү буенча эшне активлаштыру бурычын куйды, ул Covid-19 пандемиясе аркасында туктатылган иде.

Аннары республика җитәкчелеге “Модуль-Инжиниринг Сервис” ҖЧҖ җитештерү мәйданчыгында булды. Компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре - җайга салучы, көйләү, запор һәм отсек клапаннарын җыю, шулай ук аларны гарантияле ремонтлау һәм сатудан соң хезмәт күрсәтү. Моннан тыш, “Модуль-Инжиниринг Сервис” сервис хезмәте күрсәтә, торбаүткәргеч арматурага һәм электрүткәргечләргә гарантия буенча һәм капиталь ремонт ясый.

Рөстәм Миңнеханов предприятие эше белән танышты, җитештерелә торган продукция үрнәкләрен карады. Яңа цехның куәте аена 700гә кадәр клапанга ремонт ясарлык һәм хезмәт күрсәтерлек, шулай ук ай саен 300 данәгә кадәр яңа продукция җитештерергә сәләтле. Төп заказчылар арасында «Татнефть», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез», «Казанькомпрессормаш» («ГМС Групп») һәм «Аммоний» кебек компанияләр бар.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты нефть Монументына юнәлде. Биредә беренче сыйныфка бара торган укучылар белән очрашу булды. Рөстәм Миңнеханов балаларны яңа уку елы башлану белән котлады. “Без һәр баланың мәктәпкә тиешенчә әзер булып баруын телибез. Иң мөһиме - барлык мәктәпләр дә 1 сентябрьдән эшли башлаячак. Һәркемгә билгеле булган сәбәпләр аркасында озак вакыт укучылар дистанцион рәвештә укыдылар. Әмма бу уку елын без классик стильдә башлыйбыз. Балаларыбыз, яхшы укып, югары билгеләр алсыннар иде, дип телисе килә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Лениногорскига сәфәре кысаларында Татарстан Президенты шулай ук Горький исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү белән дә танышты. Реконструкция барышында паркта җәяү йөрү һәм актив ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү өчен мәйданчык булдырылган. Шулай ук биредә балалар өчен лекторийлар һәм аттракционнар бар.

Тулаем алганда, «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның барлык 45 муниципалитетында 58 иҗтимагый киңлек объекты (28 парк, 16 яр буе һәм пляж, 6 урам, 3 сквер, 4 бульвар һәм 1 мәйдан) төзекләндерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International