Марат Җәббаров Тәтеш районының агросәнәгать комплексы секторының һәм авыл территорияләренең үсеше белән танышты

2020 елның 21 августы, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Тәтеш районында булды. Аның белән бергә район башлыгы Рәмис Сафиуллов йөрде. Сәфәрнең максаты - районның агросәнәгать секторының үсешен өйрәнү иде.

Сәфәр районда урып-җыю эшләренең барышы һәм Кече Шәмәк авылындагы «Родина» агрофирмасында сыер абзарын һәм сөт залын капиталь ремонтлау белән танышудан башланды. Предприятиенең авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 3 442 га тәшкил итә, шул исәптән 2 940 га чәчүлек җирләре бар, 700 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар – 250 баш. Предприятие директоры Илсур Мөхәммәтҗанов агымдагы елда сыер абзарын модернизацияләү, саву залын, тирес җиһазлау өчен транспортер урнаштыру, сөт суыту һәм нәселле таналар кайтару буенча эшләр алып барылуы турында сөйләде.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Килдеш авылындагы «Авангард» ҖЧҖ сөт-товар фермасында капиталь ремонтның барышы белән танышты. Предприятиенең авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 2 547 га тәшкил итә, шул исәптән 2 234 га чәчүлек җирләре бар, 505 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар – 160 баш. Предприятие директоры Виктор Абрамов агымдагы елда 200 башка исәпләнгән сыер абзарын реконструкцияләү һәм техника паркын яңарту буенча эшләр алып барылуы турында мәгълүмат бирде.

Министр «Колос» агрофирмасында булганда һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышканда, комбайнчылар белән аралашты, авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре өчен аеруча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Очрашу урып-җыю эшләре гөрләп барган кырда узды. Предприятиенең иң яхшы комбайнчылары бүләкләр һәм кыйммәтле призлар алдылар.

Предприятиенең эшкәртелә торган  8 442 га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән 7 749 га чәчүлек җирләре, 1060 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баш сыер. Шушы көннәрдә фермага Даниядән голштино-фриз токымлы 230 тана кайтарылган.

Марат Җәббаров Олы Тархан авылындагы «Татарстан» агрофирмасында булганда урып-җыю эшләренең барышы һәм сөт-товар фермасына ясалган капиталь ремонт белән танышты. Предприятиенең авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 4 015 га тәшкил итә, шул исәптән 3 448 га чәчүлек җирләре бар, 1 030 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар – 330 баш.

Тәтеш районында эшкәртелә торган авыл хуҗалыгы җирләре «Бакырчы» ҖЧҖендә дә шактый, биредә авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 6 320 га тәшкил итә, шул исәптән 6 000 га чәчүлек җирләре, 1 024 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән сыерлар – 300 баш. Предприятие директоры Илгиз Шәйхаттаров 270 башка исәпләнгән сыер абзарын модернизацияләүнең барышы белән таныштырды һәм предприятиенең планнары турында сөйләде.

Министр шулай ук Бакырчы авылында авыл территорияләрен үстерү белән дә танышты. "Бакырчы" ҖЧҖ ярдәме белән биредә чишмә, буа һәм җәяү йөрү зонасы төзекләндерелгән. "Элеккеге ташландык чокыр авыл яшьләренең яраткан ял итү урынына әверелде", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International