Татарстанда урып-җыю кампаниясе экваторга җитте

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда урып-җыю эшләре «экватор»га җитте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 20 августка республикада 752,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә.

Бүгенге көнгә республикада 2 млн. 941 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - гектардан 39,1 центнер. Суктырылган ашлык күләме буенча Буа районы алда бара - 132,7 мең тонна. Икенче урында Тәтеш районы - 131,3 мең тонна, ә өченче урында Зәй районы - 124,8 мең тонна.

17 район экваторны узып китте. Зеленодольск районында бөртекле культуралар 64% мәйданда суктырылган, Ютазы районында – 63%, Әлки районында – 61%, Нурлат районында - 59% һәм Апас районында - 58% Лидерлар арасында шулай ук Саба(57%), Азнакай(56%), Баулы(56%), Әтнә (55%), Буа һәм Зәй(55%), Тәтеш(54%), Бөгелмә һәм Спас(53%), Балтач, Лениногорск һәм Түбән Кама(52%) районнары.

Иң югары уңыш Зәй районында - бүгенге көнгә ул 60,4 ц/га тәшкил итә, бу күрсәткеч буенча Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнары да лидерлар рәтендә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, узган елның шул ук датасына республикада 525,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, 1640 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык гектардан 31,2 центнер булган.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International